Провайдерлар 2020 ел ахырына кадәр ТВ һәм Интернетка бәяләрне 12-15 процентка күтәрүне планлаштыра. Бу хакта "Известия" язып чыкты.
Басма мәгълүматы буенча, "Вымпелком" ("Билайн" бренды астында эшли) 27 июльдән кайбер тарифларның бәясен 50 сумга арттырачак. Компаниядә аңлатуларынча, бәяләр сәясәтен үзгәртүгә коронавирус пандемиясе йогынты ясаган.
"Бер яктан, без трафик үсешенең кискен артуын һәм клиентларның үзизоляция чорында тиз арада онлайнга күчүен күрдек, икенче яктан, куллану профиле дә үзгәрде. Алар күбрәк вакытны онлайнда үткәрә, яңа сервислардан күп файдалана, авыр контент куллана башладылар ", - дип билгеләп үттеләр "Вымпелком"да.
Июль башыннан кайбер тарифларның бәясен "ЭР-Телеком" да күтәрде (Дом.ru). Индексация операторның 10 процент клиентына кагылган, ә бәяләр 5 процентка арткан.
МТС исә июльдә 2019 елдан бирле гамәлдә булган спутник телевидениесенә түләүне арттырды. Компаниядә айлык түләү бәясе аена якынча 15-20 сумга үсәчәк, ә иярчен ТВ абонентларының күпчелеге мөстәкыйль рәвештә яңа тарифларга күчте, дип аңлаттылар.
Тарифларны күтәрүне планлаштырган операторлар арасында "Ростелеком" да бар. Әйткәндәй, “Башинформсвязь” шушы компания структурасына керә.
Фото: faberlic-kosmo.ru