+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 июль 2020, 07:54

Салым җыю кими...

Башкортстанда ярты ел йомгаклары буенча казнага салым кереме 8 процентка азайган.

Башкортстанда ярты ел йомгаклары буенча казнага салым кереме 8 процентка азайган.

Шул ук вакытта ярты ел эчендә акцизлар салымын җыю ике тапкыр артты - былтыр шушы чордагы 16,8 милллиард сумнан 37,1 миллиард сумга кадәр.

Билгеле булуынча акцизлы товарлар исемлегенә исерткеч эчемлекләр, тәмәке, бензин һәм кайбер зиннәтле әйберләр керә. Димәк, әлеге товарлар белән сәүдә итү арткан. Салым хезмәтенең республика идарәсе мәгълүматлары шундый.

Шулай ук мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре дә 500 миллион сумга артты. Гомумән алганда, елның беренче яртысында Башкортстанда салымнар җыю 8 процентка диярлек кимегән: 2019 елның гыйнвар-июнь айларында 190,5 миллиард сум булса, быел 172,5 миллиард сум.

Иң күбе - өчтән бергә - оешмалар табышына һәм файдалы казылмалар чыгаруга салым җыю кимегән. Физик берәмлекләр керемнәренә салым 1 процент чамасына (25,9 миллиардтан 25,3 миллиардка) кимегән.

Фото: ТАСС.
Читайте нас