Башкортстанның һәр алтынчы кешесе «Алга» картасын сатып алган.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 300 меңнән артык карта сатылган, 97 миллион кешедән артык халык ташылган, дип хәбәр итәләр республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан.
«Алга» бердәм транспорт картасын чыгару һәм республика системасын гамәлгә кертү буенча пилот проекты 2019 елның 1 июленнән старт алды.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле системага 65 пассажирлар компаниясе тоташтырылган, аларга 5 701 терминал тапшырылган.
Мәктәп укучысы, мәктәп хезмәткәре карталары, корпоратив карта, ташламалы категория гражданнар өчен социаль карта эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән.
Бер көн эчендә терминаллар «Алга» картасы буенча түләнгән 361 мең тапкыр йөрүне терки. Шул ук вакытта кулакчасыз исәпләшүләрнең гомум күләме 75 процент тәшкил итә.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен 2019 елның 1 сентябреннән Уфада бер сәгатьтә күчеп утыру тарифы гамәлдә. Ул бер транспорт төреннән икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта кеше ике тапкыр түләми. Бер сәгатьтә күчеп утыру тарифы кертелгәннән соң түләүсез йөрү күләме 1 миллионнан артык тәшкил иткән.
Фото: bashinform.ru