+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 август 2020, 14:35

Агыйделдә су тарифлары арзанайды

2014 елдан Агыйдел шәһәре су каналының муниципаль мөлкәте шәхси оешмада арендага алынган. Алты ел эчендә халык өчен су белән тәэмин итүгә тариф 45 процентка артты. Республиканың барлык шәһәрләре арасында суга иң югары тариф анда булган.

Шәһәр хакимияте башлыгы Фәнис Гыйльманов, халыктан коммуналь хезмәтләрнең югары бәясе турында бик күп мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. Шулай ук халык составы да үзгәрә - пенсия яшендәге гражданнар саны шәһәр халкының 40 процентка якынын тәшкил итә, һәм шәһәрнең "картаюы" тенденциясе якындагы елларда сакланачак. Хәзер Агыйдел шәһәр округы хакимияте тарафыннан "Агидельводоканал" муниципаль унитар предприятиесен төзү турында карар кабул ителде.

Су белән тәэмин итүне хосусый куллардан муниципалитетка кайтару нәтиҗәсендә су белән тәэмин итү тарифларын 10,2 процентка киметүгә ирешелде. 29 июльдә яңа тарифлар расланды.

Шәхси оешмада эшләгән барлык хезмәткәрләр "Агидельводоканал"га эшкә күчкән.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас