+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 август 2020, 18:00

Агыйдел яры 1нче сентябрьгә ачылырга тиеш

Республика Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-режимда “Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате” дигән чираттагы тематик киңәшмә уздырды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-режимда “Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате” дигән чираттагы тематик киңәшмә уздырды.

Фикер алышу темасы - табигать паркларын үстерү һәм төбәк шәһәрләрендә төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру перспективалары.

Республика Башлыгының җәмәгать урыннарын үстерү буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова 2019 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Аның нәтиҗәләре буенча, Бөре, Ишембай һәм Бәләбәй шәһәрләре үз территорияләрен үзгәртеп кору, тарихи һәм мәдәни ландшафтларны саклап калып, заманча архитектура чишелешләрен эшләү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 580 миллион сум тирәсе акча алган.

Яңартылган мәйданчыкларда бөтен Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән кунакларны һәм туристларны җәлеп итүче зур чаралар узачак, дип планлаштырыла.

Конкурс шартлары буенча 1нче сентябрьгә кадәр Бөре, Ишембай һәм Бәләбәйне төзекләндерүгә бүленгән барлык федераль акчаларны да үзләштерергә кирәк, дип ассызыклады Радий Хәбиров.

- Вакыт күп түгел, тәүлек буе эшләгез, - диде ул. - Республика федераль конкурска яңа заявкалар әзерләде, шуңа күрә инде гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча бернинди тайпылышлар булырга тиеш түгел.

«Морадым тарлавыгы» табигый паркын үстерү перспективалары турында аның җитәкчесе Илдус Аллагуҗин сөйләде. Планда - ат-җәяүлеләр сукмагы һәм юллар, Олы Иек елгасы аша асылмалы биш күпер салу.

«Торатау» геопаркының генеральный директоры Айнур Саманов сүзләренә караганда, аны үстерү эше төп ике юнәлеш буенча алып барыла.

“Торатау”ны ЮНЕСКО геопаркларының Глобаль челтәренә кертү буенча оештыру чаралары дәвам итә. Бу мәсьәләдә актив ярдәмне "Янган-Тау" белән шундый ук юлны узган команда күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, ул Русиядә һәм БДБда шундый югары халыкара статус алган беренче геопарк булды.

Территорияне үстерүгә урындагы халыкны һәм эшкуарларны җәлеп итүгә килгәндә, монда да уңай тенденцияләр күзәтелә.

Быел 1нче сентябрендә Уфада Агыйдел яр буйлары ачылырга тиеш. Башкортстан Башлыгы объектны төзекләндерү барышы турында фикер алышканнан соң шундый йөкләмә бирде.

Фото: главарб
Читайте нас