+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 август 2020, 08:10

Төп игътибар – социаль өлкәгә

Республикада халык алдындагы бурычларга, бу юнәлештәге ярдәмгә чыгымнар киметелмәячәк.

Республикада халык алдындагы бурычларга, бу юнәлештәге ярдәмгә чыгымнар киметелмәячәк.

Республикадагы социаль-икътисади тотрыклылык төп финанс документы – бюджет белән бәйле. Социаль өлкәнең беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен республика бюджетында акча җитәрме, социаль ташламалар сакланырмы, инвестиция проектларын тормышка ашыруда бюджет мөмкинлекләре ниндирәк булыр, дигән сораулар күпләрне борчый.


Башкортстанның Финанс министрлыгы мәгъ­лүматлары буенча, агымдагы елның 1 июленә республиканың консо­лидацияләнгән бюджетының керемнәре 111 215,3 миллион сум тәшкил иткән, шуларның салым һәм салым булмаган керемнәре 72 374,7 миллион сум, яки еллык планга карата 37,2 процент. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 14 624,6 миллион сумга, яки 16,8 процентка кимегән.
Бюджет керемнәре буенча республика Идел буе федераль округында – икенче, Русия дәрәҗәсендә 12нче урында.
Әйткәндәй, соңгы елларда өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү, бюджет дисциплинасы (керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә безнең республиканы күпләргә үрнәк итеп куялар иде. Коронавирус инфекциясе аркасында килеп туган кыенлыкларга карамастан, бу уңайдан Башкортстанда сизелерлек өзеклекләргә юл куелмый.
Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, республика казнасының өчтән ике өлеше социаль өлкәне финанслауга тотынылачак. Ягъни социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Агымдагы елда, мәсәлән, аерым статьялар буенча чыгымнар арттырылды. Бу аерым төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле.
Пандемия төп финанс документына үзгәрешләр кертүне таләп итте, әлбәттә. Средстволарны кичектергесез чыгымнарны каплатуга күбрәк юнәлтергә туры килде. Башкортстан парламенты депутатлары, әйтик, 2020 елга, 2021 һәм 2022 елларга кадәрге чорга Башкортстан бюджеты турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча закон кабул итте. Андагы үзгәрешләргә караганда, быел республика бюджеты күләме 208,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар буенча – 236,4 миллиард сум.
Шулай ук җитешмәгән суммалар Мәскәү бүлгән акча исәбенә, өстәмә резервлар табып каплап барыла. Мәсәлән, күптән түгел Башкортстан финанс ярдәменең икенче траншын алды. Русиянең Финанс министрлыгы 31 июльдә ярдәмнең икенче траншын төбәкләрнең керемнәре кимүне компенсацияләү өчен 100 миллиард сум күләмендә күчерде. Май аенда да 100 миллиард сум бүленде. Дотация күләме төбәк бюджетларының беренче чираттагы чыгымнарын финанслау кирәклеген исәпкә алып билгеләнде. Башкортстанга икенче транш суммасы 1,7 миллиард сум тәшкил итте. Федераль үзәкнең мондый әһәмиятле һәм үз вакытында бирелгән средстволары Башкортстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетының баланслылыгын саклап калуга ярдәм итә, ди белгечләр.
Шулай итеп, агымдагы елда өзеклекләргә юл куелмыйча, планлаштырылган социаль программалар тормышка ашырыла бара. Икътисадтагы билгесезлек йогынтысына бәйле рәвештә, шуны да билгеләргә кирәк: агымдагы елда, Башкортстан җитәкчелеге игълан иткәнчә, республикада бер генә социаль программа да, халык алдындагы бурычлар, социаль ярдәм киметелмәячәк. Алда бәян ителгәнчә, бюджетта әлеге максатларга средстволар күздә тотылган, җитмәгәнен табу өчен чаралар күрелә.
Җыеп әйткәндә, бюджетта, башлыча, социаль йөкләмәләрне үтәү, пандемия шартларында тормыш дәрәҗәсен төшермичә, республика халкы өчен әһәмиятле чараларны финанслау беренче планга куелган.
Читайте нас