Тармак алдынгыларын тәбрик итеп, республика Башлыгы Радий Хәбиров төзелешкә бәйле бурычларның һәм эш күләменең дә гаять зур булуын сызык өстенә алды.
Хәбәр ителүенчә, узган ялларда республика төзүчеләре һөнәри бәйрәмен билгеләде. Коронавирус таралуына бәйле катлаулы санитар-эпидемиологик хәл-шартларда быел колачлы бәйрәм чаралары оештырылмаса да, республика җитәкчелеге шулай да, барлык тиешле хәвефсезлек таләпләрен үтәп, тармак үсешенә аеруча мөкатдәс өлеш кертүче хезмәт алдынгыларын дәүләт дәрәҗәсендә тәбрикләү әмәлен тапты.
6 августта республика төзелеш комплексының 22 хезмәткәре югары һөнәри казанышлары өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан орденнар, Мактау грамоталары һәм атказанган исемнәре алды. 7 августта исә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Әбдрәхимов янә 50 алдынгыга югары дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Безнең республика һәрвакыт үзенең куәтле төзелеш комплексы белән дан тотты. Башкортстандагы Социалистик Хезмәт Геройларының утызы — төзүчеләр. Иң мөһиме — элекке елларда тармакта салынган күркәм традицияләр бүген дә лаеклы дәвам иттерелә. Ел саен республикада миллионлаган квадрат метр торак, дистәләгән эре социаль объект төзелеп, файдалануга тапшырыла. Бу җәһәттән узган елда гына да 50 социаль объект сафка кертелде. Быел исә, боларга өстәп, янә 40 объект төзелә. Һәм алдагы елларда да сезнең көч һәм куәт белән без бу күләмне үстерә барырбыз дип ышанам. Чөнки республикада төзергә дә төзергә кирәк әле, — диде тармак алдынгыларын тәбрикләү тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесенең алдынгыларга югары дәүләт бүләкләре тапшырып, бер үк вакытта тармак алдында торган көнүзәк мәсьәләләргә, колачлы бурыч-максатларга аерым игътибар юнәлтүе аңлашыла. Чөнки бәйрәм бәйрәм белән, әмма әгәр дә аларны хәл итү мәсьәләләре турында шушы югарылыкта сүз алып барылмый, анык юнәлешләр, һәркем алдында тәгаен бурычлар билгеләнми икән, югары максатларга, күрсәткечләргә ирешү бик читен булырга мөмкин. Ә максатлар, чыннан да, югары.
Әйтик, 2019 елда Башкортстанда 2,4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган булса, быел аны 3 миллион квадрат метр күрсәткеченә якынайту бурычы куелды. Әмма коронавирус пандемиясе таралуга бәйле, апрель аенда төзүчеләр эшчәнлеге туктатылу сәбәпле һәм башка объектив сәбәпләр аркасында, хәзер билгеләнгән план 80,5 процентка гына үтәлергә, ягъни 2450 мең квадрат метр торак белән чикләнергә мөмкинбез. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә үткән һәм беренче яртыеллыкта республикада торак төзелеше күрсәткечләренә багышланган Хөкүмәт Президиумы утырышында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин белдерде.
Дөрес, быел гыйнвар-июльдә республикада төзелгән торак күләме узган елның шул чорындагы күрсәткечкә карата 105 процент тәшкил итә. Әмма беренче ярты елда 1 миллион 39 мең квадрат метр торак төзелүен исәпкә алганда, калган вакыт эчендә 2 миллион 450 мең күрсәткеченә чыгу өчен дә җиңнәрне ни дәрәҗәдә сызганырга кирәклеге аңлашыла торгандыр. Бу җәһәттән беренче вице-премьер Андрей Назаров эш темпларын тагын да арттырып, шәһәр һәм районнарда төзелгән һәм төзелүче күпфатирлы йортларга ревизия үткәрү бурычы куйды.
Республиканың яңа җитәкчелеге төзелешкә акча салып алданган өлешчеләр мәсьәләсенә бәйле дә тармакны авыр мирас белән кабул итте. Бу юнәлештә 2018 елдан алып республикада алып барылучы колачлы һәм комплекслы эштән соң да агымдагы елның 12 маенда расланган юл картасына проблемалы 128 объект керде. Әлеге юл картасын 2023 елга гамәлгә ашырып бетерү, ягъни шушы чорга проблемалы төзелешләрне республикада тулысынча тәмамлау бурычы куела. Әйтүе генә ансат, моның никадәр катлаулы һәм колачлы бурыч һәм республика иңнәренә өстәмә йөкләмә булуын балта-чүкечтән ерак торучылар да яхшы аңлый торгандыр. Бу уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбировның атна саен үтүче “Төзелеш сәгате”ндә бу мәсьәләгә мотлак әйләнеп кайтуы да табигый.
— Башкортстанда “алданган өлешчеләр” булырга тиеш түгел. Безнең бурыч — төгәлләнмәгән объектларга бәйле проблеманы эзлекле хәл итү, — диде ул әлеге мәсьәләгә багышланган утырышларның берсендә.
Әйткәндәй, мәсьәләне тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү максатында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпфатирлы йортларны төзеп бетерүне координацияләү өчен төбәк штабы да булдырды. Яңа структураның җитәкчесе итеп Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тәгаенләнде. Штаб “Серебряный ручей”, “Белая река”, “Миловский парк”, “Эрмитаж на Ленина”, “Эрмитаж. Горсовет”, “Московский” бистәсендәге иң катлаулы төзелеш проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәчәк.
Әйтергә кирәк, күрелүче чаралар көтелгән нәтиҗәне бирә дә инде. Әйтик, 3 августта үткән “Төзелеш сәгате”ндә Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Әхмәдуллин белдерүенчә, “Новобулгаково” торак комплексындагы 2 б һәм 31 санлы йортлар инде август-сентябрь айларында ук файдалануга тапшырылачак. Чиратта исә “Стройиндустрия” компаниясенең Иглин авылындагы өч торак йортын һәм “БашЛСТ”ның ике объектын төзеп бетерү мәсьәләләре үзәккә алынды. Бу застройщикларның янә дүрт йорт төзелешенә акча салган өлешчеләр һәм “Ишимбайжилстрой” компаниясе тарафыннан алданганнар акчалата компенсация алачак.
— Федераль фонд белгечләре белән атна саен киңәшмә үткәрәбез. Республика җибәргән 23 заявканың 16сы каралып, хуплау тапты. Бу 866 алданган өлешченең хокукларын тергезү мөмкинлеге бирәчәк, — диде утырышта Марат Әхмәдуллин.
Югарыда телгә алынган штаб шөгыльләнгән иң проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча финанс-икътисади схемалар исә бу атнада, 13 августка әзер булачак.
Торак төзелешенә кагылышлы күпсанлы программаларны һәм проектларны тормышка ашыру белән бергә, республикада социаль объектлар күтәрү буенча да гаять колачлы эш җәелдерелде. Ике ай үтәр-үтмәстән быел Уфа янында йогышлы авыруларны дәвалау үзәге төзелгән булса, узган атнада онкология диспансерының яңа хирургия корпусы файдалануга тапшырылды. Сәламәтлек саклау юнәлешеннән тыш, мәгариф, мәдәният, башка өлкәләрдә дә йөзләрчә шундый объектта колачлы төзелешләр җәелдерелгән. Һәм әлеге мөһим проектларны соңламый, вакытында тормышка ашыру өчен тиешле дәрәҗәдә финанслау да, төзүчеләрнең бердәмлек һәм фидакарьлек күрсәтүе дә таләп ителә. Шуңа да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тантаналы чарада “республикада төзергә дә төзергә кирәк әле” дигән сүзләре буш урында гына әйтелмәгән. Торак төзелешендә дә, социаль объектларга бәйле дә, башка юнәлешләрдә дә эш күләме, кем әйтмешли, буа буарлык. Төзелеш тармагы хезмәткәрләре дә моны яхшы аңлыйдыр, дияргә кирәк.
Илдар Фазлетдинов.