+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 август 2020, 13:17

Туган җирдә һәркем йортлы булсын!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында «Домокомплект» проекты перспективалары турында фикер алышу булды.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында «Домокомплект» проекты перспективалары турында фикер алышу булды.

Аның асылы – агачтан шәхси торак төзүгә кредитлар бирү. Займ суммасы 5 елга елына 5 процент белән 300 мең сумнан да артмый. Хәзер бу программа буенча заемнар алуга чиратта 11 мең кеше тора.

Башкорстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, 2011 елдан бу программа буенча 1 598 гаилә, 434 миллион сумлык ташламалы кредитлар алып, торак шартларын яхшырта алган.

Бу вакыт эчендә торак базарында «Жилстройсбережения» яки «Авыл ипотекасы» кебек яңа продуктлар барлыкка килде.

Беренче вице-премьер Андрей Назаров «Домокомплект» программасын, торак базарындагы яңа чынбарлыкны исәпкә алып, эшләп бетерергә кушты.
– Авыл кешеләренә ташламалы ипотека һәм торак төзелешен субсидияләүгә ярдәм итәргә кирәк, яшь гаиләләргә, беренче чиратта, аягына нык басарга һәм туган җирләреннән китмәскә кирәк, – диде Андрей Назаров.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас