Башкортстанның 193 оешмасы узган елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Русиянең бердәм социаль предприятиеләре реестрына кертелде. Бу күрсәткеч буенча республика илдә икенче урында, беренчедә - Мәскәү өлкәсе.
Социаль предприятиеләр реестрына гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә караган, алар җитештергән товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне сатучы оешмалар керә ала.
Моннан тыш, исемлеккә керү өчен социаль-педагогик, социаль-психологик хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне карау белән шөгыльләнүче өстәмә белем бирүдә эшләүче компанияләр гариза бирә ала иде.
Республикада барлыгы 250 оешма реестрга кертү өчен гариза тапшырган, ведомствоара комиссия аларның 193ен хуплаган.
Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге җитәкчесе Ирина Абрамова сүзләренә караганда, компанияләрнең күбесе төбәк реестрында социаль яктан якланмаган гражданнарны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә, белем бирү һәм социаль хезмәтләр күрсәтә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы