Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Открытие» банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов республика Хөкүмәте һәм финанс корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ Башкортстанда уңай инвестицион климат формалаштыруны тәэмин итә торган өстенлекле гомумдәүләт, федераль, тармак һәм төбәк проектларын тормышка ашыру, республиканың көндәшлелек сәләтен һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, төбәк халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча хезмәттәшлекне күз уңында тота.
Аерым алганда, яклар яңа мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният объектларын төзү һәм, һичшиксез, дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып, хезмәттәшлек итәргә ниятли.
Радий Хәбиров республиканың «Открытие» банкы белән уртак эше уңышлы һәм үзара файдалы булачагына ышаныч белдерде.
– Сез – төбәкләрдә көч чыганагын күрүче банк, һәм безгә сезнең белән эшләү бик күңелле. Бүген без хезмәттәшлекнең яңа этабына күчәбез. Бу уртак эшчәнлекне яхшыртырга һәм безнең финанс мөмкинлекләребезне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.