+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 август 2020, 19:10

Русиядә ял ит тә акчаңны кире кайтар!

Русия буйлап туристик сәфәрләр өчен кешбэк программасы 20-21 август төнендә старт ала. Турны сатып алырга һәм акчаны 20 процентка кадәр кире кайтарырга атна дәвамында, 28 августка кадәр мөмкин. Сәяхәтчеләргә компенсацияләр түләүнең тиешле кагыйдәләре Русия Хөкүмәте сайтында 11 августта урнаштырылды.

Программада Русиянең барлык төбәкләре буенча оештырылган турлар һәм круизлар катнаша. Шулай ук кешбэкны түләүле кунакханә өчен үзе ял урынына килгән кешеләр дә кайтара ала. Тәкъдимнәр исемлеге мирпутешествий.рф сайтында 21 августта Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә барлыкка киләчәк.

Акция шартлары нигезендә, турның дәвамлылыгы яисә кунакханәдә яшәү дүрт төннән дә ким булмаска, ә путёвка бәясе - 25 мең сумнан аз булмаска тиеш. Шул ук вакытта түләү "Мир" картасы буенча башкарылырга тиеш, сәфәр өчен түләү биш көн эчендә шул картага киләчәк тә.

Кире кайтару суммасы сәфәр бәясенә бәйле. 25 мең сумнан тур өчен туристларга 5 мең сум кире кайтачак. Турның бәясе 50 мең сум булса, кешбэк 10 мең сум тәшкил итәчәк. 75 мең сумнан түләгәннәр өчен 15 мең сум кире кайтару каралган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас