+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Августа 2020, 15:40

Кемнәр бушлай квалификациясен күтәрә ала?

Башкортстан халкы дәүләттән шәхси санлы сертификат алырга һәм санлы икътисад өлкәсендә компетенцияләр буенча бушлай квалификация күтәрергә мөмкин. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте.

«Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» проектын тормышка ашыру кысаларында, Башкортстан узган елда шәхси санлы сертификатлар алалган биш сынау төбәгенең берсе булды. Алар санлы чорда кирәкле яңа һөнәрне бушлай үзләштерү мөмкинлеге бирә.

Программада сынау төбәкләрендә яшәүче урта һөнәри яки югары белемле кешеләр катнаша ала. Шәхси санлы сертификатлар ярдәмендә алар ясалма интеллект, программалаштыру һәм ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматларны саклау, интернет-әйберләр һәм сәнәгать интернеты юнәлешләре буенча квалификация күтәрүне узарга мөмкин.

Бушлай укулар өчен https://xn--80adjkcael4abtflqeskx.xn--p1ai/ сайтында гариза язып калдырырга кирәк.
Читайте нас