+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 август 2020, 07:40

Башкортстан мәйдан тота

19-20 августта Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2020” икенче Бөтенрусия инвестиция сабантуе узачак.

19-20 августта Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2020” икенче Бөтенрусия инвестиция сабантуе узачак.

Хәбәр ителүенчә, һәр атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвес­торлар катнашлыгында республика икътисадына инвес­тицияләр җәлеп итүгә булышуга юнәлтелгән “Инвестиция сәгате” дигән утырыш үткәрелә. Бу уңайдан республика җитәкчесе Радий Хәбиров болай дигән иде: “Без мөмкинлекләрнең кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрәбез. Республикада эшлекле мохитне тотрыкландыру буенча эш башладык. “Инвестиция сәгате”ндә проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез”.

Шулай ук “Инвестиция сәгате” муниципалитетларда да үткәрелә. Әйтергә кирәк, аеруча бүгенгедәй кризис шартларында, тотрыклылык һәм үсешкә ирешүнең нигезе – икътисадка инвестицияләр җәлеп итү. Җитештерүне арттыруга юнәлеш тотып, средстволарны яңа пред­приятиеләр төзүгә, яки булганнарын камилләштерүгә, заманча техника һәм технологияләрне үзләш­терүгә салу (тотыну) инвестиция дип атала. Шулай ук мәгарифне үстерүгә, сәламәтлек саклауны камилләш­терүгә тотынылган акчаларны да киләчәккә инвестицияләр дип атыйлар.
Бөтенрусия инвестиция сабантуе былтыр үткәрелә башлады. Икенче форум шушы көннәрдә Сибай шәһәрендә ачыла. Аналитиклар билгеләп үткәнчә, “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе – уңайлы эшлекле климат булдыру, инвесторлар җәлеп итү һәм бизнес-проектларны тормышка ашыруга юнәлеш тоткан уникаль фестиваль. Чараны узган елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте, Русия Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ), “Эшлекле Русия” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган иде. Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева әлеге форумдагы чыгышында инвестиция климаты буенча гомумдәүләт рейтингында Башкорт­станның уналтынчы урындалыгын әйтеп үтте. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан бер ел эчендә җиде баскычка күтәрелгән.
АСИ җитәкчесе, шулай ук, төбәк власть­ларының бизнеска уңай мөнә­сәбәтен билгеләде. Малтабарлык тармагына ярдәм итүгә юнәлтелгән инструментлар яңача эшли башлады, диде ул.
“Беренче инвестиция сабантуе катнашучылар саны буенча без фаразлаган күрсәт­кечләрне дә узып китте. Әгәр дә без 500 кешегә квота куйган булсак, аны 2 тапкыр арттырырга туры килде. Сабантуй дөньяның 11 иленнән, федераль һәм төбәк дәүләт органнарының, эшкуарларның, инвестор­ларның, экспертларның һәм җәмәгать эшлеклеләренең 1286 вәкилен җыйды, шул исәптән: Австрия, Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Иордания, Казахстан, Сербия, Төркия, Франция һәм Хорва­тиядән”, – диде Башкортстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Назаров.
Сибайда былтыр 69,5 миллиард сумлык берничә инвестиция килешүе һәм ниятләр турында килешүләр төзелде. Аларны га­мәлгә ашыру республикада 1330 яңа эш урыны булдырырга мөм­кинлек бирәчәк. Иң зур проектларны авыл хуҗалыгында, туризмда һәм сәнәгатьтә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Атап әйткәндә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “УГМК-Холдинг” генеральный директоры Андрей Козицын җир асты руднигын (инфраструктураны кертеп) төзүгә һәм Подольск бакыр-цинк чыга­нагының запасларын эшкәртүгә юнәлтелгән инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куйдылар. Объектның беренче чиратын файдалануга кертү 2026 елга планлаштырыла. Инвестицияләрнең күләме 50 миллиард сум тәшкил итәчәк. Биредә 400гә якын яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.
“Чишмә шикәр заводы”нда җитештерү куәтләрен реконструк­цияләү һәм киңәйтү күзаллана. Инвестицияләр күләме – 452 миллион сум; Күмертау шәһәренең ТОСЭР резиденты “Тимер-бетон заводын модер­низацияләү” про­ектының инвестицияләр күләме – 8,2 миллион сум; “Алексеевский” совхозында гомум мәйданы 45,5 гектарлы теплица төзелешенең инвесторы – “Газпромбанк” салачак инвестицияләр күләме – 10,5 миллиард сум. Проектны гамәлгә ашыру 400 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Белорет районында “Мраткино” тау чаңгысы үзәге дә булган күпсе­зонлы курорт булдыруның инвесторы “Садовое кольцо” компа­нияләр төркеме ниятләгән инвес­тицияләр күләме – 6 миллиард сум.
Икътисадка инвестицияләр җәлеп итү – яңача технологияләр, өстәмә эш урыннары, салым базасы киңәю дигән сүз. Шуңа күрә дә Русия төбәкләре арасында тышкы һәм эчке инвестицияләр өчен кискен көндәшлек бара. “Русия Федера­циясенең күп кенә субъ­ектларында, инвестор офыкта күренү белән аны максималь хәстәрлеккә чорныйлар, – дигән иде Радий Хәбиров үзенең инвесторлар белән эшләүгә багышланган чыгышында. – Әзер җир участоклары турында мәгълүмат, “бердәм тәрәзә” тәкъдим итәләр, башка мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә бирәләр. Бизнесны үстерү өчен иң яхшы шартларның нәкъ үзләрендә булуына, аннан да яхшыракны таба алмаячакларына ышандыралар...”
Инвестиция сабантуе Башкортстандагы шартларның иң яхшысы икәнне исбат итү, инвесторларны хәстәрлеккә чорнау җөм­ләсеннән нәтиҗәле чара булып тора. Иң мөһиме – Башкортстанда яшәү­челәрнең тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендәге мөһим адым. Чөнки инвестицияләр ул, гади-ләштереп әйткәндә, эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, салымнар, социаль-икътисади иминлек дигән сүз.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас