“Роснефть” структурасына кергән куәтле кампания белән республиканың хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый бара.
Үткән елда Чакмагыш районында яшәүчеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча Гаилә белән ял итү паркы төзелә башлады. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Торак пунктларның эстетика елы” кысаларында “Башнефть” компаниясе ярдәме белән Башкортстан һәм “Роснефть” җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
13 августта, аны ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, “Башнефть” ачык акционерлар җәмгыятенең Хакимият органнары белән хезмәттәшлек департаменты менеджеры Илдар Акулов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Шуны да билгеләргә кирәк: августта Чакмагыш районы оештырылуга 90 ел тула һәм паркның шушы вакытта ачылуы да очраклы гына түгел.
Яңа парк 4,8 гектар мәйданны били. Аның территориясендә мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү мәйданы, тренажерлары булган урам спорт комплексы, зур балалар уен мәйданчыгы урнашкан. Дәүләт һәм милли бәйрәмнәрне үткәрү кысаларында парктагы махсус сәхнәдә концертлар уздыру планлаштырыла. Яшел зонаны формалаштыру өчен паркта 150гә якын агач һәм куак утыртылган. Бөтен парк заманча тышкы яктырту системасы белән җиһазландырылган. Аның территориясендә патриотик зона да оештырылган, ул Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар исемнәре мәңгеләштерелгән Җиңү паркы белән бердәм комплекс тәшкил итә. Алга таба әлеге территориядә төрле гаскәр төрләренә һәйкәлләр һәм хәрби техника урнаштыру планлаштырыла. Парк төзелешенең гомум бәясе 27 миллион сум тәшкил иткән.
Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, аның Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга, Башкортстан Башлыгының җәмәгать киңлекләре һәм шәһәр мохите үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Сарапуловага, “Башнефть” җәмгыятенең генеральный директоры Хәсән Татриевка, Социаль максатлы программалар фонды директоры Әскар Ногмановка, республика Капиталь төзелеш идарәсе директоры Гафур Кальмурзинга, “Альбит” подрядчы оешмасы директоры Павел Варфоломеевка, баш инженер Евгений Кирилловка һәм паркның бүгенгедәй матурлыгына ирешүгә өлеш керткәннәрнең барчасына рәхмәт белдерде. Шулай ук, ул район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре коллективларына, халыкка бу эштән читтә калмаганнары һәм булачак парк территориясен төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен рәхмәтле булуын җиткерде.
– Безнең район – республиканың матур төбәге, ул елдан-ел күркәмләнә бара. Үз ягыбызны яратучы, хезмәт сөючән кешеләр – безнең иң кадерле байлыгыбыз. Кешеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча узган елда без әлеге паркны төзи башладык. Аны тагын бер әһәмиятле вакыйга – Чакмагыш районының 90 еллыгы алдыннан ачабыз. Ышанам, пандемия тәмамлангач, биредә концертлар, бәйрәмнәр узачак, ә безнең халык рәхәтләнеп ял итәчәк.
Кадерле чакмагышлылар! Бәйрәм белән сезне! Сезгә бәхет, сәламәтлек, уңышлар һәм безнең Чакмагыш районының киләчәктә тагы да күркәмләнүен телим! – диде ул.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үз чыгышында Радий Хәбировның республика җитәкчелеге командасы алдында районнарда уңайлы мохит булдыруны иң мөһим бурычларның берсе итеп куюын ассызыклап үтте.
– Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Сезгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның иң изге теләкләрен җиткерәм. Ул сезгә шушы вакыйга уңаеннан ихлас котлау сәламнәрен җиткерде. Алдагы чорда бу урында зур концертлар, районның мөһим чаралары узар дип ышанам. Кызганычка каршы, бу ел пандемия елы булды һәм безнең традицион бәйрәмнәр үтмәде. Ләкин тормыш бер урында гына тормый. Пандемия тиздән тәмамланачак, ә парк монда мәңгегә калачак һәм урындагы халыкны сөендерәчәк. Мондый парк районның юбилеена зур бүләк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәр районда шундый парклар һәм матур урыннар булдыруга зур игътибар бирә, бу максатка акча бүленә. Әлеге вакытта районда мәктәп, дәваханә төзелеп килә. Бу безнең барыбызның да дөрес юнәлештә эшләвебезне аңлата. Бәйрәм белән сезне, чакмагышлылар!
Тагын шуны әйтәсем килә: безнең төп дустыбыз, спонсорыбыз – “Башнефть” предприятиесе. Без аларга бик рәхмәтле, чөнки алар әлеге объектны төзүдә зур ярдәм күрсәттеләр. Без “Башнефть” җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен бик рәхмәтле, – диде ул тәбрикләү чыгышында.
Арытаба “Башнефть” ачык акционерлар җәмгыятенең Хакимият органнары белән хезмәттәшлек департаменты менеджеры Илдар Акулов предприятиенең генеральный директоры Хәсән Татриевның тәбрикләү хатын укып ишеттерде.
“Хөрмәтле Реканс Ямалиев һәм район халкы! Гаилә белән ял итү паркын ачу уңаеннан котлау кабул итегез. “Башнефть” компаниясе үз җитештерү эшчәнлеген алып барган территорияләрнең икътисади үсешенә һәрвакыт ярдәм итә. Башкортстан белән “Роснефть” арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында дистәләрчә дәваханә, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт учреждениеләре, мәдәният сарайлары төзелде һәм реконструкцияләнде. Һәм бүгенге тантана – әлеге зур программаның бер өлеше. Чакмагыш районы бик яхшы бүләк алды. Мин ышанам, сезнең парк төрле яшьтәге кешеләр өчен яраткан ял итү урынына әверелер. Бу күркәм көн кояш елмаюы һәм аралашу шатлыгы белән яктыртылсын иде”, – диелә әлеге хатта.
Паркны ачу тантанасына халык күп җыелды. Күпләрне парк территориясендә ачылган фонтан җәлеп итте. Бу районда беренче фонтан булды. Район җитәкчелеге белдерүенчә, алга таба парк тагын да күркәмләнәчәк һәм үсешәчәк.
Әлбәттә, чара Чакмагыш районы сәнгать осталары әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Район халкының музыкаль чыгышларны бик сагынганлыгы күренеп торды һәм алар вакыт-вакыт артистларның чыгышына кушылып та китте.
Гаилә белән ял итү паркын төзү Чакмагыш районында “Башнефть” тарафыннан гамәлгә ашырылган тагын бер мөһим социаль проект булды. Компания ярдәме белән биредә авыл мәдәният йорты, ябык боз шугалагы төзелгән, коллектор белән су алу җайланмасы урнаштырылган, су белән тәэмин итү системасы ремонтланган һәм башка мөһим социаль проектлар гамәлгә ашырылган.
Гомумән алганда, “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе өчен Башкортстан – җитештерү эшчәнлегенең төп төбәге. Соңгы өч елда Башкортстан һәм “Роснефть” җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 300гә якын социаль инфраструктура объекты төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
Ример НАСРЕТДИНОВ.