+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 август 2020, 12:35

Без конкрет максатлар куябыз һәм аларны тормышка ашыруга ирешәбез..."

Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров иртәгә узачак "Урал аръягы" инвестиция сабантуе турында үз фикере белән Интернет челтәрендә уртаклашты.

Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров иртәгә узачак "Урал аръягы" инвестиция сабантуе турында үз фикере белән Интернет челтәрендә уртаклашты.
"Иртәгә Сибайда «Урал аръягы-2020» икенче Бөтенрусия инвестиция сабантуе ачыла. Бу чараның әһәмиятен яхшырак аңласыннар өчен узган сабантуй нәтиҗәләре турында берничә сүз әйтүне кирәк дип таптым. Ул чакта имзаланган инвестицион килешүләр арасында, мәсәлән, Сакмар совхозы янында 800 башка исәпләнгән роботлаштырылган сөт-товар фермасы булдыру буенча уникаль проектны эшләтеп җибәрү турындагы документ бар иде. Беренче чиратны төзеп бетердек инде. Бу илдә уникаль ферма - роботлар анда сыерларны ашата да, сава да. Көн саен анда иң югары сыйфатлы 10 тоннага якын сөт алабыз. Ул евростандартның барлык таләпләренә дә җавап бирә. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 500 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк.
Яки менә тагын бер мисал. Узган инвестиция сабантуенда без ТАВРОС компаниясе белән Чишмә шикәр заводы арасында бер килешү имзаладык. Анда хәзер шикәр сәнәгате калдыкларыннан мал азыклары эшләячәкләр. Әлеге вакытта заводны реконструкцияләү тулысынча төгәлләнгән, аны бер айдан соң эшләтеп җибәрәчәкбез. Бу проектка инвестицияләр күләме 452 миллион сум тәшкил иткән. Мин юкка гына бу ике проект турында сөйләмәдем: без беркайчанда нинди дә булса чараны юкка гына эшләмибез.
Без үз алдыбызга конкрет максатлар куябыз һәм аларны тормышка ашыруга ирешәбез. Быелгы инвестициия сабантуенда эчке туризм өлкәсендәге проектлар, төбәк экспортын стимуллаштыру, заманча эшкәртү предприятиеләре төзү һәм башка бик күп мөһим темалар турында фикер алышачакбыз. Иң мөһиме - Сибайда үзәк белән Урал аръягы агломерациясен формалаштырачакбыз. Моның өчен Сибайда башкала шәһәренең барлык атрибутлары: театрлар, спорт объектлары, заманча сәламәтлек саклау, җәмәгать киңлекләре, парклар һәм башкалар булырга тиеш.
Сүз уңаенда, 20 августта безнең чара кысаларында инвалид балалар өчен ел әйләнәсендә эшләячәк сәламәтләндерү лагере төзелеше урынына нигез ташы салыначак. Булачак Башкортстан «Артек»ы турында берничә тапкыр яздым инде. Аның буенча эш без уйлаганга караганнан да тизрәк бара. Тиздән аның ничек булачагын күрсәтермен. Сезгә ошар", - дип язган ул үзенең "facebook"тагы сәхифәсендә.
Читайте нас