+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 август 2020, 07:45

“Халык безнең эштән канәгать булырга тиеш”

Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул видеоконференция төрендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә узды.

Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул видеоконференция төрендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә узды.

Гадәттәгечә, “ТКО-Башкортостан” контейнер мәйдан­чыкларыннан каты коммуналь калдыклар чыгаруны мониторинглауның автоматлаштырылган системасының ничек эшләве турында доклад тыңланды, аны респуликаның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазылов җиткерде.
14 августка төбәк операторларының калдыкларны чыгару фактларын фотога төшереп, хисап бирү күрсәткече 98 процент тәшкил иткән.
Киңәшмәдә икенче мәсьәлә республика терри­ториясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләсе булды. Агымдагы елда – 450, киләсе елда – 521, 2022 елда – 530, 2023 елда – 540, 2024 елда – 550 чүплек бетерелергә тиеш. Агымдагы ел башыннан 273 чүплек бетерелгән, бу планлаштырылган 450нең
60 процентын тәшкил итә.
Калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре арткан.
3-16 августта “Инцидент-менеджмент” системасына 35 мөрәҗәгать кергән.
– Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – бик төгәл һәм нәтиҗәле индикатор. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә аларның саны кимергә тиеш. Бу – безнең эшнең нәтиҗәсе, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Читайте нас