+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 август 2020, 07:40

Инвестиция — ул акча гына түгел, интеллектуаль белем дә!

Әлеге җәһәттән бу атнада республикада узачак ике зур чараны югары очыш алган кошның пар канатлары белән чагыштырырга мөмкин.

Әлеге җәһәттән бу атнада республикада узачак ике зур чараны югары очыш алган кошның пар канатлары белән чагыштырырга мөмкин.

Бу атнада респуб­ликаның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни тормышында ике зур чара көтелә. 19-20 августта Сибайда — “Урал аръягы-2020” Бөтенрусия инвестиция сабантуе, 21 августта Уфадагы “Торатау” Конгресс холлында укытучыларның республика август киңәшмәсе узачак. Әйтергә кирәк, тәүге карашка, әлеге чаралар эчтәлеге буенча бер-берсеннән шактый ерак торган кебек тоелса да, асылда икесе дә бер үк максатны — республиканың киләчәк үсешен — алгарышлы үсешен күздә тота. Чөнки ниндидер мөһим производстволарга салынган инвестицияләр республиканың арытабангы социаль-икътисади үсеш офыкларын билгеләгән кебек, мәгариф өлкәсендә тормышка ашырылучы һәр проект һәм программа да шулай ук киләчәккә инвестиция булып тора.

Нәкъ алар нигезендә Башкортстанның киләчәген билгеләячәк яңа буын формалаша, заман процессларын әйдәп барырлык интеллектуаль база әзерләнә. Бу җәһәттән “Мәгарифне санлы трансформацияләү — традицион белем бирүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре” дигән темага укытучы­ларның быелгы республика август киңәшмәсендә дә моңа бәйле стратегик башлангычлар, яңа максатлы проектлар, ачышлар күп булыр дияргә кирәк. Хәер, аларның барысына да соңрак, чаралар узганнан соң тәфсилләбрәк тукталырбыз, ә әлегә инвестиция сабантуена кадәрге атнада бу юнә­лештә республикада булган вакыйгаларга, әзерлек эшләренә күз салыйк. Чөнки, аңла­шы­луынча, алда торган чара аларның логик дәвамы булачак.
Бу уңайдан, узган атна инвестиция эшчәнлегенә бәйле чараларга аеруча бай булды. Аерым алганда, 13 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында онлайн-режимда “Инвестиция сәгате” үткәреп, анда төбәкнең тышкы икътисади бәйләнешләрен арытаба киңәйтү мөмкинлеге бирә­чәк мөһим проектлар каралды һәм хуплау тапты.
Әлеге юнәлештә иң мөһим вакыйгаларның берсе — сентябрьдә Төркиядә Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросының Истанбулдагы офисы ачылачак. Утырышта респуб­ликаның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева белдерүенчә, әлеге вакытта эшлекле делегация составы формалаштырыла, Төркиядәге партнерлар белән булачак очрашулар, сөйләшүләр, килешүләр әзерләнә.
— Бу, һичшиксез, фәкать эшлекле сәфәр булырга тиеш. Безнең офисның төп максаты — Башкортстан һәм Төркия бизнесмен­нарының мәнфәгатьләрен алга этәрү, — дигән җитди бурыч куйды моңа бәйле Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә 19-20 августта Сибайда узачак “Урал аръягы-2020” инвестиция сабантуена бәйле дә җитди сөйләшү булды. Утырыш узган көнгә анда 740 бизнесмен катнашу теләге белдергән, шул исәптән Төркиядән, Япониядән һәм БДБ илләреннән дә эшлекле делегацияләр киләчәк.
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белде­рүенчә, сабантуй программасында 15 эшлекле чара каралган, кул куюга 23 килешү әзерләнә. Программаны Сибайның 65 еллыгына багышланган чаралар “Ирәндек моңнары” музыка фестивале һәм беренче тапкыр үтәчәк “Каз һәм бал” гастрономик фестивале дә тулыландырачак. Шулай ук Сибайны моношәһәрләр исемлегенә кертү буенча эш башлау да күздә тотыла.
Аңлашыла, коронавирус пандемиясенә бәйле хәл-шартларны исәпкә алып, инвестиция сабантуе “Роспотребнадзор”ның иң катгый таләпләренә ярашлы оештырылачак.
Арытаба “Инвестиция сәгате”ндә тәгаен проектлар каралды. Аерым алганда, “Атлансис программа сис­темалары” җәмгыяте директоры Александр Чесалов “Сколково” һәм “Иннополис” үрнәгендә Уфада “ARTIMIDE” it — кварталын төзергә тәкъдим итте. Күзаллануынча, ул санлы продукция җитеш­терүгә Башкортстанның фәнни даирәсен, алдынгы идея­ләрне, талантлы яшьләрне җәлеп итәчәк һәм туплаячак үзәккә әверелергә тиеш. Алдагы максат — арытаба әлеге продукция белән республика һәм тышкы базарларга чыгу.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге проектны хуплап, үз Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга аның өстендә эш башларга һәм уңайлы урында җир бүлү мәсьәлә­сен хәл итәргә кушты.
“ОЗНА — Үлчәү системалары” җәмгыяте генеральный директоры Вилдан Йомагулов исә нефть табу өлкәсендә сервис хезмәте базарын үстерү буенча планнары белән уртаклашты. Бүген Русиядә нефть яткылыклары запасын исәпләүче һәр икенче прибор Башкортстан пред­приятиесендә җитеш­терелә һәм аларны файдалану даими контроль һәм хезмәтләндерүне таләп итә. Бу эшкә җәмгыять 100 миллион сум инвестиция салырга әзер, үз чиратында, табышка салым ташламалары бирүне сорый. Компания Октябрьский шәһәре бюджетына ел саен 450 миллион сум түләүләр кертә.
Чакмагыш районында исә “Герой” авыл хуҗа­лыгы җитештерү кооперативы-колхозын үстерү буенча инвестиция программасын эшләгәннәр. Кооператив сөтчелек юнә­лешендә махсуслашкан, хуҗалык алымы белән, чыгымнарны киметеп, фермалар төзи. Планда — 2023 елга савым сыерлары санын 2300 башка җит­кереп, сөт җитештерү күләмен елына 21 мең тонна дәрә­җәсенә чыгару.
Республиканың Инвес­ти­цияләр буенча дәүләт комитеты әлеге программаны өстенлекле проектлар исемлегенә кертергә карар итте. Аларга авыл хуҗа­лыгы техникасы һәм корылмалары сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплатуда һәм хуҗалык эчендә яңа автомобиль юлы төзүдә дә ярдәм күрсәтеләчәк.
Ишембай һәм Стәр­летамак районнарындагы “Алга” махсус икътисади зонасында урнашкан “Заманча битум материаллары” производство берләш­мәсен оештыручы Дмитрий Донцов нефть юл битумын саклау өчен 60 мең тонна сыйдырышлы резервуар паркы төзү проектын тәкъдим итте. Предприятие бу эшкә 410 миллион сум салачак. Аны тормышка ашыруга 2021 елда алыначаклар. Моңа бәйле киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җаваплы ведомстволарга тиз арада инвесторга җир бүлү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Открытие” банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән уздырган эшлекле очрашу да төбәктә тормышка ашырылучы колачлы инвестиция сәясә­тенә яңа этәргеч булыр дияргә кирәк. Очрашуда яклар хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Үз чиратында әлеге документ Башкортстанда уңайлы инвестиция мохитен булдыруга, төбәкнең конкурентлык һәм инвестицион җәлеп итү сәләтен арттыруга, халыкның яшәешен яхшыртуга булышлык итүче өстенлекле гомумдәүләт, федераль, төбәк һәм тармак проектларын тормышка ашыруда берлектәге хез­мәт­тәшлекне күздә тота. Аерым алганда, яклар дәүләт-шәхси партнерлык механизмын файдаланып, яңа мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният объектларын төзүдә хез­мәттәшлек итәчәк.
Әйткәндәй, шул ук көнне Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Бөтенрусия волейбол федерациясенең генеральный секретаре Александр Ярёменко белән очрашуында нәкъ шундый мөһим объектларның берсен төзү турында сүз барды. Аерым алганда, очрашуда Радий Фәрит улы Уфаның Калинин районында “Уфа-Арена” волейбол комплексын төзүгә бәйле планнар турында бәян итте.
— Волейбол сараеның проектын эшләдек һәм акрынлап аның төзелешенә тотынырбыз дип уйлыйм. Дөрес, коронавирус таралуга бәйле, аны төзү срокларын күчерергә туры килә, әмма без бу проектны барыбер тормышка ашырачакбыз, — диде моңа бәйле Радий Хәбиров.
Болардан чыгып, югарыда бәян ителгән инвес­тиция проектлары һәм мөһим килешүләр “Уфа-Арена” волейбол комплексы төзелешендә дә уңай чагылыш табар диясе килә.
Күренүенчә, “Урал аръягы-2020” инвестиция Сабантуена республика җитди багаж һәм колачлы проектлар белән килә. Менә инде икенче ел үз эшчәнлеген “Мәгарифтә — күтәрелеш!” проекты кысаларында алып баручы һәм иң югары стандартларга йөз тотучы республика укытучыларында да мәртәбәле форум — август киңәш­мәсенә алып килүче багаж бәләкәйрәк түгел, билгеле. Бу хакта тәфсилләп язарбыз әле. Ә әлегә бу атнада узачак ике мөһим форум эшчәнлегенә дә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар теләп калыйк!

Илдар Фазлетдинов.


Читайте нас