+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 август 2020, 09:20

Башкортстанда туризм көннән-көн үсә

Бүген, 19 августта, Сибайда "Урал аръягы - 2020" инвестиция сабантуе үз эшен башлады.

Бүген, 19 августта, Сибайда "Урал аръягы - 2020" инвестиция сабантуе үз эшен башлады.

"Эчке туризм. Төбәк стратегиясендә кече шәһәрләрнең роле" сессиясендә эчке туризмны үстерү турында фикер алыштылар. Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков белдерүенчә, узган ел белән чагыштырганда быел күп кеше Башкортстанда ял итә. Әлеге вакытта Башкортстан шифаханәләрендә, ял итү базаларында август ахырына кадәр урыннар юк.

- Әлеге вакытта республикага туристлар күп килә. Шул уңайдан без туризм күрсәткечләре буенча Идель буе федераль округында алдынгы урыннарга чыктык. Күп туристлар килү вакытында бу өлкәдә булган проблемаларны да күрдек. Безгә бу өлкәдә күп эшләргә кирәк әле, - диде Салават Нафыйков.

Кунакчыл индустриянең илкүләм берлеге рәисе Наталья Осипова туроператорлар белән эшләүнең нечкәлекләрен аңлатты һәм аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген әйтте.

Сессиядә район башлыклары да булды. Алар районнарда туризмны үстерер өчен инвесторлар кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, туризм объектларына юл төзергә бюджетта акча каралмаган һәм шуңа күрә туристларга уңайлы шартлар тудырырга мөмкин түгел. Ә заман туристлары бик тә таләпчән.

Шулай ук, юл буе сервисы турында сүз булды. Республикада туризм объектларының билгеләре бер төрдә, кунакханәләрнең дә йөзе һәм хезмәт күрсәтүе югары дәрәҗәдә булырга тиешлеге әйтелде.

Фото: Ример Насретдинов.

Читайте нас