+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 август 2020, 11:25

"Безнең бурыч – кешеләр Башкортстанда калсын өчен шартлар тудыру..."

Бүген Сибайда "Урал аръягы - 2020" инвестиция сабантуе кысаларында «INNOREGION: кешеләр яшәргә теләгән шәһәрләр» пленар утырышы узды.

Бүген Сибайда "Урал аръягы - 2020" инвестиция сабантуе кысаларында «INNOREGION: кешеләр яшәргә теләгән шәһәрләр» пленар утырышы узды. Аның модераторы «Мәскәү Эхо Москвы» баш мөхәррире Алексей Венедиктов булды.
Пленар утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча республикада инвестицияләр үсеше 9,1 процент тәшкил итүен белдерде.
- Пандемия булуга карамастан, инвесторлан безгә ышана. Без яхшы күрсәткечкә ирештек. Бу - безнең эшнең нәтиҗәсе. Димәк, без дөрес юлда барабыз. Алга таба да бу күрсәткеч үсәр, дип ышанам. Чөнки бу - яңа эш урыннары, яхшы хезмәт хакы, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрнең авылдан һәм тулаем республикадан читкә китүе проблемасы да хакимият өчен чакыру булып тора. - Безнең бурыч – кешеләр Башкортстанда калсын өчен шартлар тудыру. Моның өчен лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары, яшәү өчен уңайлы шартлар кирәк, — диде республика җитәкчесе.
Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас