Анда республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров катнашты.
Фестивальдә казлар күргәзмәсе, тематик тирмәләр тәкъдим ителде, анда теләгән һәркем урындагы җитештерүчеләрдән каз, бал продукциясен татып карый алды.
Биредә үк республиканың иң яхшы пешекчеләре арасында ярышлар оештырылды, алар каз итеннән тәмле ризык әзерләүдә ярышты, шулай ук кулинария буенча осталык дәресләре үткәрелде.
Андрей Назаров гастрономия фестивалендә тәкъдим ителгән продукцияне югары бәяләде һәм республика Хөкүмәтенең әлеге юнәлешне алга таба үстерү һәм дәртләндерү максатында җитештерүчеләргә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
- Башкорт балы һәм башкорт казлары бүген Русиядә генә түгел, аннан читтә дә билгеле. Бу - безнең брендлар. Ләкин безгә җитештерү күләмнәре һәм сыйфатны күтәрү күзлегеннән башка дәрәҗәгә чыгарга кирәк.
Фото: правительстворб.ру