+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 август 2020, 07:15

Урал аръягында эш урыннары артачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәрендә күчмә "Инвестиция сәгате" үткәрде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәрендә күчмә "Инвестиция сәгате" үткәрде.

Киңәшмәне ачып, төбәк Башлыгы Инвесткомитет әгъзаларына икътисадта уңай тенденцияләр өчен рәхмәт белдерде.

- 2020 елның алты ае нәтиҗәләре буенча республикада инвестицияләр күләме тугыз процентка диярлек артты, - диде Радий Хәбиров. - Декабрьдә "Росстат" шундый ук уңай динамиканы күрсәтсә, мактаячакмын.

Анда "Эко-Сити» предприятиесенең генеральный директоры Семен Земсков Баймак районында елына 100 мең тонна җитештерүчәнлекле органик калдыкларны компостлаштыру юлы белән чүп эшкәртү комплексын төзү проектын тәкъдим итте.

Төзелеш эшләренә компания барлык кирәкле килешүләр, шул исәптән урындагы халык катнашлыгында ачык тыңлаулар үткәргәннән соң керешергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме - 541 миллион сум. 100дән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Предприятие табышка һәм милеккә салым буенча ташламалар бирүне, шулай ук, электр, газ һәм объектка юл салуда ярдәм күрсәтүне сорый.

Республика Башлыгы проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертергә һәм декабрьгә кадәр төбәк Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы белән коммуникацияләргә тоташтыру буенча мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кушты.

Сибайда төзелеп бетмәгән ТЭЦның җитештерү мәйданнарында «Шугур-М» предприятиесе елына 12 мең тоннага кадәр базальт өзлексез җепселләр һәм беренчел материаллар җитештерүне оештырырга планлаштыра.

Генеральный директор Александр Вишняков сүзләренә караганда, әлеге продукциягә республиканың төзелеш тармагы предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ зур. Инвестицияләр күләме 3,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу 400дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвесторлар салым ташламалары бирүләрен һәм су, газ, электр белән тәэмин итү, канализация челтәрләренә тоташтыруда ярдәм күрсәтүләрен сорый.

Башкортстан Башлыгы проектны шәхси контрольгә алды һәм югарыда аталган министрлыкка, яңа предприятиеләрне сафка кертүне исәпкә алып, Урал аръягын электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас