Бу җәһәттән Сибайда узган Бөтенрусия форумы дистәләгән яңа килешүләр, өстенлекле проектлар белән билгеләнде.
19 августта Сибайда “Урал аръягы-2020” икенче Бөтенрусия инвестиция сабантуе узды. Форумга федераль һәм төбәк дәүләт идарәсе органнары вәкилләре, эшкуарлар, инвесторлар, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. “INNOREGION: кешеләр яшәргә теләгән шәһәрләр” пленар утырышы инвестиция сабантуе программасының төп вакыйгасы булды. Аны “Эхо Москвы”ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов алып барды.
Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумда катнашучыларны сәламләде һәм аны үткәрүнең максатлары турында сөйләде.
– Без икътисади басымны Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай агломерацияләреннән Урал аръягына күчерергә телибез. Нәкъ менә шуңа күрә сезнең белән шушында очрашабыз, – диде ул.
Шулай ук, Радий Хәбиров республикада, узган ел белән чагыштырганда, инвестицияләр үсешен билгеләп үтте. Русия субъектларында инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы нәтиҗәләре буенча, быел Башкортстан җиде позициягә күтәрелгән һәм тугызынчы урында тора.
– Агымдагы елның беренче яртысында республикада инвестицияләр күләме, коронавирус пандемиясенә һәм икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, 8,9 процентка артты. Бу — яхшы күрсәткеч, ул безне өметләндерә. Димәк, дөрес юлдабыз. Бүгенге пленар утырышның темасы – “Кешеләр яшәргә теләгән шәһәрләр”. Шәһәрнең киләчәге инвестицияләргә бәйле. Чөнки төзекләндерү өчен акча бюджеттан бүленә, ә ул предприятиеләрнең эш нәтиҗәләреннән чыгып формалаша. Шуңа күрә нәкъ менә инвестицияләр ярдәмендә безнең ихаталар, иҗтимагый киңлекләр, парклар, скверлар үзгәрә, уңайлы шәһәр мохите булдырыла, – диде ул.
Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрнең авылдан һәм тулаем республикадан читкә китү проблемасы да хакимият өчен кискен мәсьәлә булып тора.
– Безнең бурыч – кешеләр Башкортстанда калсын өчен шартлар тудыру. Моның өчен лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары, яшәү өчен уңайлы шартлар кирәк, — диде республика җитәкчесе.
Пленар утырыштан соң, төбәк Башлыгы журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул Сибайда уңайлы инвестиция мохитен булдыру кирәклеге турында әйтте.
– Безнең өчен бу форум бик мөһим. Биредә бизнес үсешсен өчен уңайлы мохит булдырырга телибез. Монда Уфадан яки башка шәһәрләрдән бик күп эшкуарлар килер дип уйламыйм. Шуңа күрә урындагыларның нәтиҗәле эшләве өчен уңайлы мохит булдырырга кирәк. Сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачабыз. Ул безнең эшкуарлар арасында элемтәләр урнаштырачак. Мин һәрвакыт әйтәм, Төркия белән Башкортстан бизнесменнары арасында аралашу мөмкинлеге югары. Төркия бизнесы бездә яхшы гына тәкъдим ителгән. Бу вәкиллек бизнес-проектлар, инвестицияләр белән алмашуга ярдәм итәр дип ышанабыз. Бездә чит ил инвестицияләренә ярдәм итү буенча Русия законнары кысаларында тиешле эш алып барыла. Әмма бер өстенлегебез дә бар – “Алга” махсус икътисади зонасы эшли, анда чит ил эшкуарлары өчен төрле ташламалар каралган. Шуңа күрә рәхим итегез! – диде ул.
Беренче вице-премьер Андрей Назаров журналистлар белән аралашканда икенче инвестиция сабантуеның максаты – якындагы елларда Урал аръягында үсеш алачак юнәлешләрне формалаштыру, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Сибайга өстәмә инвестицияләр, җитештерү таләп ителгәнгә күрә, сабантуй биредә уза. Сибай Урал аръягы агломерациясе үзәге булып тора һәм монда барлык шартлар да тудырылырга тиеш.
– Бу форум нәтиҗәләре буенча Сибай Урал аръягының тулыкыйммәтле үзәгенә әйләнсен өчен карарлар формалаштырачакбыз, – диде ул.
Шулай ук, “Урал аръягы-2020” Бөтенрусия инвестиция сабантуеның эшлекле программасы кысаларында 10 миллиард сумлык партнерлык һәм инвестицияләү турында 23 төп килешү имзаланды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты Александр Синицын республика Хөкүмәте белән Фонд арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Яклар төбәкнең социаль-икътисади үсешенең өстенлекле бурычларын хәл итү, Башкортстан икътисадын структуралы үзгәртү өчен фәнни, мәгълүмати-аналитик һәм эксперт-аналитика өлкәләрендә хезмәттәшлекне планлаштыра.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты директоры Владимир Назаров республика Хөкүмәте белән институт арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ консультацияләр, форумнар, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар үткәрүне, шулай ук Башкортстанның нәтиҗәле социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итү максатында уртак эш төркемнәре булдыруны күздә тота.
Шулай ук, форум кысаларында Башкорстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров “Ел фасыллары”, “ДМС” (сөт продукциясе җитештерү буенча завод төзү) җәмгыятьләре, “Полюс” сәүдә, финанс һәм консалтинг (коммерция һәм социаль башлангычлар) җәмгыятьләре белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә һәм башка тармакларда эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешүләргә кул куйды.
Арытаба Радий Хәбиров гомумдәүләт социаль башлангычы проектын эшкә кушу буенча киңәшмәдә катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан гомумдәүләт социаль башлангычын тормышка ашыру буенча Русиянең биш пилот төбәге арасына керде. Башлангыч иҗтимагый-шәхси һәм дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә эшләнгән заманча социаль стандартларны гамәлгә кертүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, гомумдәүләт социаль башлангычын эшкә кушуга багышланган эшлекле сессия мәйданчыгында чыгыш ясаганда, социаль өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, яңа буын социаль инфраструктурасын инвестицияләүгә дәүләт ярдәме чараларын арттыру планлаштырылуын билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибә белән алмаша алуы мөһим. Аерым алганда, республиканың социаль контрактны тормышка ашыру буенча уңай эш тәҗрибәсе бар, аңа бюджеттан ярты миллиард сум акча юнәлтелгән. Социаль проектларны тормышка ашыруның башка уңай мисаллары да бар. Башкортстаннан тыш, бу проект Түбән Новгород, Калининград һәм Кемерово өлкәләрендә дә эшкә кушылачак.
Республика Башлыгы Сибайда күчмә “инвестиция сәгате” дә үткәрде. Киңәшмәне ачып, ул Инвестиция комитеты әгъзаларына икътисадта уңай тенденцияләр өчен рәхмәт белдерде.
Чарада “Эко-Сити” предприятиесенең генеральный директоры Семен Земсков Баймак районында елына 100 мең тонна органик калдыкларны компостлаштыру юлы белән чүп-чар эшкәртү комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Төзелеш эшләренә компания барлык кирәкле килешүләр, шул исәптән урындагы халык катнашлыгында ачык тыңлаулар үткәргәннән соң керешергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме — 541 миллион сум. 100дән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Предприятие табышка һәм милеккә салым буенча ташламалар бирүне, шулай ук, электр, газ һәм объектка юл салуда ярдәм күрсәтүне сорый.
Республика Башлыгы проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертергә һәм декабрьгә кадәр төбәкнең Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы белән берлектә коммуникацияләргә тоташтыру буенча мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кушты.
Сибайда төзелеп бетмәгән ТЭЦның җитештерү мәйданнарында “Шугур-М” предприятиесе елына 12 мең тоннага кадәр базальт җепселләре һәм беренчел материаллар җитештерүне оештырырга планлаштыра. Генеральный директор Александр Вишняков сүзләренә караганда, әлеге продукциягә республиканың төзелеш тармагы предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ зур. Инвестицияләр күләме 3,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу 400дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвесторлар салым ташламалары бирүне һәм су, газ, электр белән тәэмин итүдә, канализация челтәрләренә тоташтыруда ярдәм күрсәтүне сорый.
Башкортстан Башлыгы проектны шәхси контрольгә алды һәм югарыда аталган министрлыкка, яңа предприятиеләрне сафка кертүне исәпкә алып, Урал аръягын электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Ример НАСРЕТДИНОВ.