21 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Куштау" тавын яклаучылар белән очрашу барышында хәбәр иткәнчә, аның кушуы буенча Башкортстан Хөкүмәте «Сода»ны хосусыйлаштыру буенча килешүне юридик бәяләүгә һәм бу алыш-биреш барышында республика бюджетына зыян китерүнең һәм предприятие белән алга таба идарә итүнең мөмкин фактларына кереште.
- Без "Сода"ны югалту буенча килешүне өйрәнү буенча юридик төркем төзедек, — диде Радий Хәбиров.
Сүз 2013 елдагы килешү турында бара. Шул вакытта "Сода" компаниясе "Башхим" предприятиесенә күчкән.
Шулай ук, Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, ике атнадан соң, республика Башлыгы, Куштау тавын эшкәртү буенча "Сода" белән компромисс булмаганда, ә ул үзе моны мөмкин түгел дип исәпли, Куштау һәм Йөрәктауга аеруча саклана торган табигый территория статусын бирү турында тиешле инстанцияләргә документлар җибәрәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.