+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 август 2020, 15:55

"Афәрин, мин канәгать..."

«Авыл тренеры» республика программасы буенча 600 мең сум акча һәм көрәш өчен заманча келәм бүген Башкортстан Башлыгы исеменнән Куергазы районының Бөгелчән авылы мәктәбенә тапшырылды. Күмертау шәһәре һәм Куергазы районы буенча эш сәфәрендә булган Радий Хәбиров бүген уку йортында үткәрелгән ремонт эшләренә бәя бирде.

«Авыл тренеры» республика программасы буенча 600 мең сум акча һәм көрәш өчен заманча келәм бүген Башкортстан Башлыгы исеменнән Куергазы районының Бөгелчән авылы мәктәбенә тапшырылды. Күмертау шәһәре һәм Куергазы районы буенча эш сәфәрендә булган Радий Хәбиров бүген уку йортында үткәрелгән ремонт эшләренә бәя бирде.

Биредә түбә, идән капиталь ремонтланган, тәрәзәләр алмаштырылган, җылылык, электр тәэминаты, яктырту системалары тулысынча үзгәртеп корылган. Куергазы районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Евгения Бочарникова сүзләренә караганда, мәктәп бөтенләй башка төс алган, биредә барысы да заманча.

Мәктәпне капиталь ремонтлауга бүлеп бирелгән акчаларның гомум суммасы - 21,1 миллион сум, шуның 20 миллион сумы - республика бюджетыннан, бер миллион сумнан артыгы - урындагы бюджеттан.

- Бик яхшы килеп чыккан, барысы да югары дәрәҗәдә. Афәрин, мин канәгать. Мин мәктәпнең нинди хәлдә булуын хәтерлим һәм үз күзләремә ышанмыйм, — диде Радий Хәбиров, ремонт эшләренең барышын бәяләп.

Аралашу вакытында мәктәп директоры Айгөл Йосыпова төбәк Башлыгына ремонт вакытында укучыларның әти-әниләре дә ярдәм итүен, башка торак пунктлардан хезмәттәшләре дә килүен сөйләде.

Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, бүген, мәктәпне караганнан соң, укучыларга көрәш өчен заманча келәм бүләк итү турында карар кабул итте, авылда балалар спортын үстерүгә зур игътибар бирелүен исәпкә алып, «Авыл тренеры» программасы буенча яшь көрәшчеләрнең булачак остазына 600 мең сум акча бүлеп бирү турында әйтте. Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовка Радий Хәбиров яшь спортчылар өчен тренер сайларга һәм аңа эшләү өчен шартлар тудырырга кушты.

Мәктәп директоры төбәк Башлыгыннан мәктәп яны территориясен төзекләндерүгә, тышкы инженерлык челтәрләрен реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонт вакытында ачыкланган башка җитешсезлекләрне бетерүгә тагын 7 миллион сум бүлеп бирүне сорады. Радий Хәбиров Бөгелчән авылында мәктәп буенча барлык проблемаларны бетерү өчен бу акчаларны бүлеп бирергә кушты.

Күрше Керәүле-Илюшкин авылы вәкилләре Радий Хәбировка 1980 елда төзелгән мәктәпне ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шул ук бинада балалар бакчасы да урнашкан. Республика Башлыгы мәгариф министрына халыкның мөрәҗәгатен өйрәнергә һәм сметалы документацияне карарга кушты, шуннан соң соңгы карар кабул ителәчәген әйтте.

Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас