+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 август 2020, 17:35

Башкортстанда җиңел авиация үсеш алачак

2014 елда Куергазы районының Ермолаево авыл биләмәсе территориясендә җиңел очу аппаратларын җитештерү һәм җыю цехын төзү өчен җир участогы бүленгән. 2013 елның июнендә Башкортстан Хөкүмәте, «Роторфлай» җәмгыяте һәм «Утун» Кытай инвестицион компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. 2015 елда җиңел очу аппаратларын җыю буенча җитештерү цехы төзелеше башланган.

Төзелеш чорында инвестицияләр күләме 190 миллион сум тәшкил иткән. "Роторфлай" җиңел вертолетлар эшләү, җитештерү һәм сынау белән шөгыльләнгән. Очу-сынау комплексы һәм очып китү-төлеп утыру полосасы булган предприятиедә 45ләп кеше эшләгән. Куергазы районы территориясендә үтә җиңел очу аппаратлары җитештерү заводын алга таба үстерү планлаштырыла. Әмма «Утун» Кытай компаниясенең җитәкчесе вафат булу сәбәпле, бүгенге көндә компания эшчәнлеге туктатылган.

Хәзерге вакытта «Роторфлай» җәмгыяте банкрот дип танылган. Эшчәнлекне янә башлап та караганнар, тик уңышка ирешә алмаганнар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гадәттән тыш авиация үсеше башлангычларына багышланган киңәшмәдә, сәнәгать сегментының кайсы юнәлештә үсәчәген аңлау зарур, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Уфа аэропорты тирәсендә индустриаль парк, үтә җиңел авиацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге төзү идеясе бар.

Радий Хәбиров Хөкүмәтнең беренче вице–премьеры Андрей Назаровка «Роторфлай»га ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, төбәк фонды аша предприятиенең финанс проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтергә һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышырга кушты.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас