“Урал аръягы-2020” инвестиция сабантуенда Башкортстандагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Республикада социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, яңалыкка омтылу, үсешкә ирешү юнәлешендә соңгы чорда күпкырлы эш алып барыла. Мәсәлән, Башкортстанда барлыкка килгән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) — шушы эшчәнлек нәтиҗәсе.
Үз вакытында Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлангычы һәм төбәкләрдәге властьлар тырышлыгы белән аерым республика, край һәм өлкәләрдә — махсус икътисади зона(ОЭЗ), икенчеләрендә тизләтелгән социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) төзү турында карарлар кабул ителде. Кагыйдә буларак, ТОСЭР әзер инфраструктуралы төбәктә оештырыла. Бу статус 10 елга бирелә, соңрак биш елга озайтылырга да мөмкин.
Катлаулы чорда аеруча “моношәһәр”ләрдә яшәүчеләр кыенлыклар кичерә. Башкортстанның кече шәһәрләрендә исә икътисадны төрләндерү, аларда яңа җитештерү куәтләре булдыру буенча максатлы эш элегрәк башланды һәм хәзер активлык арта бара. Моношәһәрләр булып исәпләнүче Белорет, Бәләбәй, Благовещен, Нефтекама һәм Күмертау шәһәрләрендә шундый алгарышлы үсеш территорияләре барлыкка килде.
Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә алгарышлы үсеш территорияләре 2017 елда ук оештырылган иде. Аларның максаты — урта һәм кече бизнес предприятиеләренә уңайлы шартлар тудырып, заманча җитештерү куәтләрен сафка кертү, әлеге шәһәрләрне социаль-икътисади үстерү, көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен урындагы мөмкинлекләрне эшкә кушу һ.б. Бу шәһәрләр илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исәбенә беренчеләрдән булып кертелде. Хәзерге вакытта Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Благовещен һәм Нефтекама моношәһәрләрендә төзелгән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре саны буенча республика илнең әйдәп баручы төбәкләре исәбенә керә. Башкортстан ТОСЭРында 59 резидент бар, алар икътисадка 31 миллиард сумлык гомум инвестицияләр салган, 2 меңнән артык эш урыны булдырган. Сибай шәһәрендә үткән Инвестиция сабантуе кысаларында мондый мәгълүматларны Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова җиткерде.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда алгарышлы үсеш территорияләре җитештерүне һәм бизнес-мохитне яхшырту җәһәтеннән киң мөмкинлекләр ача. Мондый алымның уңышлы мисалы — Күмертау шәһәре. Совет чорыннан ук шәһәрнең төп салым чыганагы, әйдәүче предприятиесе “КумАПП” вертолет заводы иде. Хәзер 500гә якын кеше эшләүче яңа май экстракциясе заводын төзү икътисади вәзгыятьне шактый яхшырту мөмкинлеге бирде. Үткән ел нәтиҗәләре буенча аның продукциясен төяп җибәрү “КумАПП” күрсәткечләреннән 1,7 тапкыр арткан. Күмертаудагы ТОСЭРда соңгы берничә елда 26 резидент теркәлгән, меңнән артык яңа эш урыны барлыкка килгән. Бу юнәлештә актив эш, шулай ук, Благовещен моношәһәрендә алып барыла, анда кыска вакыт эчендә махсус социаль-икътисади үсеш территориясендә 7 резидент теркәлгән һәм быел тагын 5 резидент өстәлгән.
Бу территорияләрдә җитештерү куәтләре булдыру резидентлар өчен дә, урыннардагы социаль халәтне тотрыкландыру җөмләсеннән дә отышлы. Билгеле булуынча, ТОСЭР шушы территориядә эш алып баручы предприятиеләргә табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук, биредә эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы фондлары) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләүләрдәге аерманы әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өсләренә ала.