Бүген, 26 августта, "Алга" махсус икътисади зонасы буенча беренче Эксперт советы җыелды. Чара Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов рәислегендә узды. Биредә махсус икътисади зонаның ике потенциаль резиденты - "Аркада" һәм "М Синтез" үз бизнес-планнарын тәкъдим итте.
"М Синтез" компаниясенең директоры Алексей Балянов сүзләренә караганда, "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә "М Синтез" Русиянең нефть эшкәртү сәнәгате өчен үзкыйммәте түбән булган заманча, югары сыйфатлы махсус катнашма җитештерү белән шөгыльләнәчәк һәм 100дән артык яңа эш урыны булдырачак, инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк.
"Башкортстанда эш киеме җитештерү буенча заманча автоматлаштырылган тегү фабрикасы төзелеше" инвестиция проектын исә "Аркада" тәкъдим итте. Предприятие тарафыннан эшләнелә торган продукцияне потенциаль сатып алучылар - эре корпоратив компанияләр. Проект 800гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта "Аркада" оешмасы директоры урынбасары, "ПО Аркада" проекты җитәкчесе Евгений Романов сөйләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: ике инвестицион проект та Эксперт советының барлык әгъзалары тарафыннан хупланды.
- Бүген "Алга" махсус икътисади зонасы буенче беренче Эсксперт советы утырышында ике инвестор да үз бизнес-планнарын уңышлы якладылар. Экспертлар советы бу проектларны югары бәяләде. Якын арада шушы карар нигезендә әлеге компанияләр һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында килешүләр имзаланачак. Әлеге килешүләр нигезендә ике компания махсус икътисади зонаның резидентлары булачак. Шулай итеп, якын арада беренче инвесторлар барлыкка килер, резидентларның рәсми статусын алыр дип көтәбез. Без потенциаль резидентларга һәрвакыт актив ярдәм итәбез. Бүгенге көнгә без потенциаль резидентлар белән 9 килешү төзедек, инвестицияләрнең гомум күләме якынча 25 миллиард сум тәшкил итә, - дип сөйләде Илшат Таҗетдинов.