+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 август 2020, 11:10

Межгорьеда йорт ишегаллары төзекләндерелә

Быел «Башкортстан ихаталары» республика программасын реализацияләү кысаларында 380 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 1,77 миллиард сум сарыф итәргә планлаштыралар. Элегрәк бу программага 2 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган иде. Ләкин, вируска каршы чараларны финанслау белән бәйле рәвештә, 197,6 миллион сумга коррекция һәм кыскарту үткәрелгән.

Межгорье шәһәренә дә бу хәл кагылган. Быел бу программа буенча 3 ишегалды төзекләндереләчәк. Программаны финанслау түбәндәгечә бүленгән: акчаның 94 проценты - республика бюджетыннан, 5 проценты – шәһәрнеке һәм 1 проценты күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең шәхси акчалары.

Ремонт барышында үтәлергә тиешле эшләрнең мәҗбүри исемлеге бар: юл йөрү өлешен һәм тротуарларны асфальтлау, автостоянканы киңәйтү, яктырту җиһазлары, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, калганнары халык теләге буенча эшләнергә тиеш.

Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы программага куйган соңгы таләпләр логик һәм рациональ. Алар күрше-тирәдә урнашкан берничә йортны бер проектка берләштерүне күздә тота. Асфальт һәм яктырту һәр ишегалдында булачак, ә менә балалар мәйданчыгын бөтен йортларга да бер итеп ясарга була. Аны бөтен кеше өчен уңайлы урында урнаштыру һәм төрле яшьтәге балалар өчен уен җиһазлары белән баету исәпкә алынган. Моңа акча каралган, халык өчен финанс йөкләнеше дә кимиячәк.

Биредә нәкъ шулай эшләгәннәр дә. Бакча урамы 3/1 һәм 3/2 санлы йортларда яшәүчеләр хәвефсез резина өслекле спорт һәм уен җиһазлары белән бер зур уен мәйданчыгы ясарга карар кылганнар. Һәр ишегалдында подъездларга керү юллары, тротуарлар һәм юллар ремонтланачак, шулай ук ике автомобиль стоянкасы, яңа яктырту җиһазлары һәм эскәмияләр барлыкка киләчәк.

Бүгенгә «Башкортстан ихаталары» республика программасын тормышка ашыру кысаларында бу йортлар янында белгечләр балалар уен комплексы урнаштырган, биредә яңа яктырту җиһазлары куелган. Ишегалды территориясен төзекләндерү 30 октябрьдә төгәлләнәчәк.

Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас