+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 август 2020, 14:20

Юл сервисы дүрт елда үсешәчәк

26 августта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә узган Президиум утырышында 2020-24 елларга Башкортстан территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе проекты турында фикер алыштылар.

26 августта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә узган Президиум утырышында 2020-24 елларга Башкортстан территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе проекты турында фикер алыштылар.

Мәгълүматны республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев тәкъдим итте.

Концепция тарафыннан юл буе сервисын үстерү буенча эш алып барылачак төп юнәлешләр билгеләнде.

Беренчесе - юл буе сервисы объектларын урнаштыруны системалаштыру. Концепциянең бу өлешендә юл буе сервисын үстерүнең генераль схемасын формалаштыру каралган. Аңа объектлар төзү өчен перспективалы җир кишәрлекләре кертеләчәк.

Икенчесе - юл буе сервисы объектларын төзегәндә һәм модернизацияләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү. Бу өлештә республикада норматив база булдырылды.

Өченчесе - инвесторларны озата бару механизмын гамәлгә ашыру. Инвесторга методик ярдәм күрсәтү өчен «Юл картасы» эшләнде, ул, инвестиция проектын гамәлгә ашыру процессларының этапларын һәм процедураларын күрсәтеп, инвесторлар өчен эзмә-эзлекле инструкция булып тора.

Дүртенчесе - юл сервисы объектлары турында мәгълүмат бирү. Мәгълүмат ресурсы туристик маршрутлар һәм юл буе сервисы объектлары турындагы белешмәләрне берләштерер дип көтелә.

Бишенчесе - административ киртәләрне киметү, инвестор уза торган барлык процедураларны оптимальләштерү. Бу юнәлештә эш муниципаль берәмлекләр һәм юл хуҗалыгы өлкәсе оешмалары администрацияләре белән берлектә алып барыла.

Алтынчысы - юл буе сервисы объектларын төзүнең яңа стандартларын кертү. Бүгенге көндә милли колорит кулланып, бердәм стильдә әзер типовой чишелешләр эшләнде.

- Безнең республика зур туристик потенциалга ия, ә юл буе сервисы дәрәҗәсе төбәкнең имиджына һәм җәлеп итүчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Һәм бу дәрәҗә, һичшиксез, югары булырга тиеш, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Без үзебезгә амбицияле максатлар һәм бурычлар куябыз, документларны эшләгәндә аларны исәпкә алуыгызны сорыйм.

Максатлы күрсәткечләргә ирешү өлешендә кайбер искәрмәләрне исәпкә алып, документ проекты эшләп бетерүгә юнәлдерелгән.

Президиум утырышында, шулай ук, 2021-26 елларга республикада җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт программасы каралды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров аңлатуынча, гамәлдәге программаның срогы агымдагы елның 31 декабрендә тәмамлана. Аның максатлы күрсәткечләренә ирешелгән.

Республика территориясендә халыкның һәм объектларның комплекслы хәвефсезлеген тәэмин итү дәүләт программасының максаты булып тора. Дәүләт программасында максатлы 11 күрсәткеч билгеләнгән.

Дәүләт программасы проекты дүрт ярдәмче программадан тора. Болар: хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш; террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү; наркотиклар куллануга каршы тору; коррупциячел хокук бозуларны кисәтү.

Фото: правительстворб.ру


Читайте нас