Республика җитәкчелеге "БСК"ның төп милекчеләреннән акцияләрнең бер өлешен сатып алу ихтималлыгын карамый. Бу хакта РБКга биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Хәзер предприятие өстеннән контрольне кайтаруның төп варианты - 2007 һәм 2013 елларда акцияләрнең контроль пакетын сату буенча килешүләрне законсыз дип тану.
- Мин ике тапкыр халык алдында әйттем: компания "Куштау"ның чимал базасыннан башка предприятиене саклап калу өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булмаганлыктан, моннан тыш, ике көн элек алар ике мең кешене кыскартып, җитештерүне туктату белән яный башлагач, без, акцияләрне сатып алып, контроль пакетка ия булырга тәкъдим иттек – һәм үзебез дә бу предприятие өчен җаваплылык тотачакбыз. Шуннан соң компаниянең бер генә вәкиле дә безгә чыкмады. Без бу хәлне алга таба да тирәнтенрәк өйрәндек, һәм мин бу мәсьәлә хәзер актуаль түгел дип уйлыйм, - диде ул.
Шулай ук, республика «Башкортстан сода компаниясе» акцияләре санын контроль пакетка ия булырлык арттырган очракта, кабаттан аны сатарга җыенмый. Республиканың иң эре предприятиеләренең берсе дәүләт контролендә калачак.
- Без, аны республика, дәүләт контрольдә тоткан вакытта предприятие яхшы эшләде, дип саныйбыз. Асылда, ул монополист иде, нәтиҗәле үсеш алды. Минемчә, без предприятие белән идарә итүгә керәчәкбез, анда менеджмент начар түгел, һәм башка чимал базасын арытаба эзләү мәсьәләләрен тыныч хәл итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ