Русия Тикшеру комитеты рәисе Александр Бастрыкин Үзәк аппарат тикшерүчеләренә алып барылучы тикшерү кысаларында "БСК"ның дәүләт өлешен кыскарту хәл-шартларын ачыкларга кушты. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Александр Бастрыкин килешү шартларын җентекләп тикшерү зарурлыгына басым ясады, аның нәтиҗәсендә предприятие активларына дәүләт тарафыннан контроль юкка чыккан.
Шуның белән бергә, Русия Тикшерү комитеты рәисе күрсәтмәсе буенча, тикшерүчеләр предприятие акцияләренә бәйле килешүләр буенча карарлар кабул итүгә бәйле хакимият органнары чиновникларының гамәлләренә төрле яклап хокукый бәя бирәчәк.
Фото: Башинформ агентлыгы.