Агымдагы елда Башкортстан Русиянең автомобильләрне бензиннан табигый газга (метанга) күчерү чыгымнарын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлаган 23 субъекты исемлегенә кергән.
Чыгымнарны субсидияләү өлешен арттыру "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" гамәлдәге подпрограммасын трансформацияләү кысаларында каралган, ул үз чиратында Русия Энергетика министрлыгы эшли торган "Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше" масштаблы дәүләт проектының бер өлеше булып тора.
Программа кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән, шул исәптән шәхси эшкуарлар һәм үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарга да.
Агымдагы елда программада катнашу өчен бердәнбер чикләү - транспорт чарасын эксплуатацияләү вакыты. Ул 10 елдан да артмаска тиеш.
Транспорт чараларын табигый газ файдалануга күчерү буенча субсидияләр бирү тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://transport.bashkortostan.ru/activity/22785/Фото: transport.bashkortostan.ru сайтыннан.