Алдагы көзге-кышкы чорга Башкортстанда 1,5 мең казанлык, 4 мең чакрым җылылык челтәре, 517 үзәкләштерелгән җылылык пункты әзерләнгән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Быел Башкортстанда 228 километр суүткәргеч һәм 140 километр чамасы җылылык челтәре алмаштырылган. Җылыту сезонына әзерлек өчен бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 5,38 миллиард сум тәшкил иткән.
- Без кышка әзерлекне төгәллибез. Тармак объектларының әзерлеге 98 процент тәшкил итә. 15 сентябрьгә кадәр барлык муниципалитетлар калган эшләрне тәмамларга тиеш, - диде Борис Беляев.
Шулай итеп, 10 сентябрьгә кадәр җылыту системасын химик чистартылган су белән тутырырга һәм һава бөкеләрен бетерергә, ә 15 сентябрьгә - әзерлек паспортларын рәсмиләштереп, күпфатирлы йортларда җылылык бирүгә тулысынча әзерләнергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көзге-кышкы чорга кадәр муниципалитетларда җылыту системаларын эшләтеп җибәрү буенча сынаулар үткәрергә кушты.
- Җылыту сезонына әзерлек - Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төп бурычларыннан берсе. Вакыт аз калды. Сынау режимында җылылык челтәрләренең төзеклеген тикшерүегезне сорыйм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.