31 августта республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Русия Тикшерү комитетының үзәк аппаратына "Башкорт сода компаниясе"н хосусыйлаштыру сделкаларын анализлау нәтиҗәләләрен хәбәр итеп гариза җибәрде.
Кайбер вазыйфа биләүче кешеләрнең үз вәкаләтләрен дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы файдаланып эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсендә 34 млрд. сумнан артык күләмдә җитди матди зыян китерелүе, гражданнарның һәм республиканың хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуы ачыкланган, бу дәүләт властена, дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы гамәлләр дип квалификацияләнә һәм җинаять-хокук төрендәге чаралар куллануга туры килә.
Атап үтелгәннәр нигезендә Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Русия Тикшерү комитетыннан атап үтелгән сделкалар буенча вазыйфа биләүче кешеләрнең карарлар кабул иткәндә үз эшен башкаруын тикшерүне, вазыйфа биләүче кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирүне һәм Башкортстан Республикасына матди зыян китергән өчен законда каралган чараларны күрүне сорый.
Башкортстан Хөкүмәтенең эксперт төркеме тарафыннан 1993 елда "Сода" җитештерү берләшмәсен хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен тулысынча гамәлдән чыгару турында дәгъва гаризасын судка җибәрү мөмкинлегенә бәя бирелде. Уфада эшләүче оператив төркем вәкилләре фикеренчә, бу - ихтимал булган вакыйгалар үсешенең бер варианты.
"Сода" предприятиесе Русия Хөкүмәтенә билгеләнгән тәртиптә хосусыйлаштыру процедурасы башлануы турында хәбәр итмәсә яисә федераль үзәк карамагында булган предприятиеләр исемлегендә булса, бу вариант мөмкин булыр иде.
Әмма "Сода" предприятиесенең хосусыйлаштырыла башлануы турында Русия Хөкүмәтенә тиешенчә хәбәр ителүе турында документлар бар. Моннан тыш, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы экспертлары тарафыннан китерелгән документларга ярашлы, "Сода" предприятиесе федераль үзәк карамагындагы һәм берлектәге объектлар исәбендә булмый, ә бу хосусыйлаштыруны яңадан карауны мөмкин итми, чөнки бу гамәл законлы башкарылган.
Шулай итеп, Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан 2007-13 елларда "Сода" белән "Каустик" җәмгыятьләрен кушуны яңадан карау турында дәгъва гаризасы әзерләнгән.