Республикада юл буе сервисын үстерүнең яңа этабы башланды.
Башкортстанның юл комплексы Идел буе федераль округында иң озыны булып тора. Тулаем алганда, юллар челтәре озынлыгы буенча республика икенче урынны били. Башкортстан автоюлларының озынлыгы 55 мең километрдан арта. Шуларның 787 километры — федераль, 13,6 мең километры — төбәк һәм муниципальара, 33,5 меңе — урындагы әһәмияттәге юллар. Шулай ук 7780 километр чамасы шәхси юллар бар, алар, нигездә, “Башнефть” компаниясенә беркетелгән.
Хәзерге вакытта республика юлларында 1159 юл сервисы объекты хезмәт күрсәтә. Федераль әһәмияттәге М-5 “Урал” һәм М-7 Казан – Уфа магистральләрендә юл сервисының 200гә якын объекты, республика юлларында 800дән артык объект, шул исәптән 116 кунакханә, 309 кибет, 291 җәмәгать туклануы предприятиесе һәм башка объектлар эшчәнлек алып бара.
Хәбәр ителүенчә, июль башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл буе сервисы өлкәсендә эшләүче бизнес вәкилләре белән очрашкан иде. Анда тармакның көнүзәк мәсьәләләре, шулай ук туристик инфраструктураны үстерү буенча эшкуарлык башлангычларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Уртак эшнең өстенлекле юнәлешләре арасында республика җитәкчесе заманча хезмәт күрсәтү форматлы юл буе объектларының киң челтәрен булдыру зарурлыгын билгеләп үтте.
– Мин республика буйлап йөрергә яратам. Бүген бездә цивилизацияле сервисның яхшы үрнәкләре барлыкка килә. Әмма, тулаем алганда, бу юнәлешне тәртипкә китерергә кирәк, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, проблема чыннан да көнүзәк. Республика җитәкчелеге аны ныклы контрольгә алды. Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәтендә республикада юл буе сервисын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәрде. Киңәшмәдә автозаправка сервисы һәм тиешле инфраструктура булдыру өлкәсендә махсуслашкан инвесторларның берсенең проектын карадылар. Тәкъдим ителгән инвестиция проекты буенча Уфада да, республика территориясе аша уза торган федераль трассаларда да юл буе сервисы объектларын үз эченә алган комплекслы чишелеш каралган. Объектларда киң хезмәт күрсәтү тәкъдим ителәчәк. Автозаправка станцияләреннән тыш, кунакханә-ләр, мини-маркетлар, кафе, паркинглар, шәхси гигиена бүлмәләре, бәдрәф, кер юу урыннары һ.б. булдыру күз уңында тотыла. Компания вәкиле билгеләп үткәнчә, бөтен ил буенча эчке туризмны үсте-рүне исәпкә алып, автомашиналарда хәрәкәт итү арта, димәк, инвесторлар өчен әлеге юнәлеш бик перспективалы күренә.
Андрей Назаров белдерүенчә, хәзер барлык участоклар-ның генераль схемасын төзү буенча актив фикер алышу бара.
— Бу бик мөһим эш. Төзе-леш өчен мәйданчыктан тыш, инвестор документларның тулы пакетын алырга тиеш. Аңа федераль трассалар тирәсендәге газ, электр энергиясе тәэминаты, техник шартлар турында бик күп мәгълүмат кирәк, — дип билгеләде Андрей Назаров.
Әлеге вакытта эшкә кушу өчен тулаем алганда 3 миллиард сумлык бизнес-проектлар бар. Ул шулай ук Башкортстанның зур халыкара һәм Русия күләмендәге чаралар — Бөтендөнья фольклориадасы һәм WorldSkills конкурсын оештыруга әзерләнүен ассызыклады.
Якын киләчәктә республикада 192 юл буе сервисы объектын урнаштыру планлаштырыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хәзерге вакытта төзелеш өчен урыннар карала дип белдерде. Инде гамәлдә булган объектларны модернизацияләүгә килгәндә, план буенча аның мәйданы 200 квадрат метрдан да ким булмаган юл сервисы объектлары булырга тиеш. Андрей Назаров кызыксынган ведомстволарга инвестор белән берлектә кыска вакыт эчендә тәкъдим ителгән проект буенча кирәкле сорауларны эшләүне йөкләде.
— Монда системалы эш алып барырга кирәк. Республика бездә сыйфатлы юл буе сервисын үстерергә әзер булган инвесторларга ярдәм күрсәтәчәк, — дип ассызыклады беренче вице-премьер.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.