+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 сентябрь 2020, 14:50

Яңа система нинди нәтиҗә бирер?

Федераль экологик оператор" предприятиесе I һәм II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту дәүләт мәгълүмат системасының аерым модулен тестлаштыра башлый.

"Федераль экологик оператор" предприятиесе I һәм II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту дәүләт мәгълүмат системасының аерым модулен тестлаштыра башлый.

Системаны тест режимында куллану I-II класслы калдыклар белән эш итүчеләргә һәм калдыклар кабул итү операторларына системада теркәлү этапларын үтүне гарантияләргә, функциональ шәхси кабинетны өйрәнергә һәм Русия законнарының яңа таләпләренә акрынлап һәм эзмә-эзлекле күчү максатында мәгълүмат кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу система турында тулырак мәгълүматны https://rosfeo.ru/deyatelnost/federalnaya-sxema-i-gis-obrashheniya-s-otxodami-i-ii-klassov/ сайтында алырга мөмкин.

Системаның функционалы килешүләр төзергә, хисап кабул итәргә, калдыклар белән эш итүгә бәя бирергә һәм анализларга, хокук бозуларны ачыкларга, транспорт чарасын автомат рәвештә блокларга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны нормага китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: atomic-energy.ru сайтыннан
Читайте нас