Президент грантлары фонды дәүләт башлыгы грантларын бүлү буенча өченче махсус конкурска йомгак ясады.
Иң яхшы проектлар координацион комитет утырышында билгеләнде, аны видеоконференция режимында Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрде. Конкурста 900 оешма җиңүче булды, алар 2 миллиард сум алачак.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү буенча конкурс быел 16 июньдә Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча старт алды.
Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округы территориясендә теркәлгән 836 оешма гаризасы кертелгән. 193 проект җиңүче дип табылган.
Җиңүчеләр арасында Самара өлкәсеннән - 35, Башкортстаннан - 29 һәм Пермь краеннан 19 проект. Хупланган социаль проектларны гамәлгә ашыру 1 сентябрьдә башланган да инде.
Фото: pixabay.com