Башкортстанның «Эко-Сити» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы халык турында кайгырту чаралары күрүне дәвам итә.
Бүген, 4 сентябрьдә, Стәрлетамакта «Эко-Сити» төбәк операторының халыкка хезмәт күрсәтү үзәге ачылды. Ул Тынычлык урамы, 18 адресы буенча урнашкан. Офис оператор эшчәнлегенең барлык зонасындагы физик һәм юридик затлар белән эшләү бүлеген, шулай ук физик һәм юридик затларны кабул итү өчен компетентлы хезмәткәрләр белән консультация залын үз эченә ала.
– Без көн саен Стәрлетамак шәһәре һәм районы халкыннан йөзләгән мөрәҗәгатьне төрле ысуллар белән: офиста, call-үзәктә, электрон адрес буенча, сайттагы шәхси кабинетта, кушымтада яки социаль челтәрләр аша эшкәртәбез. Без хәзерге заманга җайлаштык, клиентлар белән аралашуның дистанцион алымнарын камилләштерүгә зур игътибар бирәбез, әмма аларның кайберләренә килеп консультация алу уңайлырак, - дип сөйләде «Эко-сити»ның генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы Игорь Федоров.
Яңа офис электрон чиратның заманча җиһазлары белән җиһазландырылган, ул эшне структуралаштырырга мөмкинлек бирә һәм клиентка кирәк бүлекне сайлауда ярдәм итә. Уңайлы вакытны уздыру өчен көтү зонасы йомшак мебель, эчәр су һәм чират тәртибен күзәтеп тору өчен экраннар белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, барлык чикләүләрне дә тулысынча гамәлдән чыгарганчы, килүчеләрне кабул итү бары тик шәхси саклану чараларын кулланганда гына алып барыла.