2020 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Сәнәгатьне үстерү фонды төбәк фондлары эшчәнлегенең гомумрусия рейтингында беренче урынны алды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәк җитәкчесе исеменә юллаган хатында Русия Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца төбәк фонды эшчәнлегенә югары бәя биргән.
"Агымдагы елның беренче яртысында катлаулы икътисади вәзгыять Башкортстанның сәнәгать предприятиеләренә дә көчле йогынты ясады. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк килеп туган хәлләрдә тиз арада юнәлеш таба һәм пандемия белән көрәшү өчен сәнәгатьнең өстенлекле юнәлешләренә ярдәм итә алды, шул исәптән төбәк фондында эпидемия авыруларына каршы көрәш буенча программа эшли башлады. Барлык кыенлыкларга карамастан, Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды эше югары дәрәҗәдә алып барылды, бу рейтинг нәтиҗәләре белән раслана: төбәк фонды лидерлар арасында. Консультация һәм мәгълүмати эштән тыш, республика фонды 2020 елның беренче яртысында уртак һәм мөстәкыйль программалар буенча проектларны финанслый, шулай ук Русия сәнәгатен үстерү фондында финанслау өчен проект әзерли алды. Шул рәвешле Башкортстанга федераль бюджеттан акча җәлеп ителде", - диелә хатта.
Радий Хәбиров шундый нәтиҗәле эше өчен Башкортстанның Сәнәгатен үстерү фонды директоры Әнвәр Кәримовка һәм сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяевка рәхмәт белдерде.
Фото: Башкортстан Башлыгы.