+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 сентябрь 2020, 11:30

Бердәм база булырга тиеш

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин видеоконференция төрендә Республикада инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышы үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин видеоконференция төрендә Республикада инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышы үткәрде.
Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырган чарада башкарма власть органнары, төбәк үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары, лизинг компанияләре һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Фикер алышуга, шулай ук, шәһәр һәм районнарның бизнес-шерифлары да кушылды.
Киңәшмәдә “Бизнес алып бару өчен кирәкле күчемсез милекне бәяләү” һәм “Төбәк тарафыннан кече бизнес субъектларына бирелүче аренда мәйданнарын алу процедураларын бәяләү” гомумдәүләт инвестицион рейтингының ике күрсәткечендә чагылыш табучы эшкуарлар ихтыяҗлары өчен дәүләт һәм муниципаль милек бирүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская ведомство дәүләт секторы предприятиеләре һәм оешмалары милегенә тулы инвентаризация, шулай ук, барлык буш мәйданнарга аудит үткәрүе турында сөйләде. Бизнеска файдалануга тапшырылырга мөмкин булган объектлар ведомство сайтында урнаштырылган махсус исемлеккә кертелгән.
Александр Сидякин бу эшне 30 көн эчендә тәмамларга кушты. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка булган мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү өчен районнар һәм шәһәр округларының бизнес-шерифлары да кушылачак.
Читайте нас