Дольщикларның хокукларын яклау федераль фонды сентябрь ахырына кадәр Уфа районында «Миловка паркы» торак комплексын төзүне финанслау өчен Башкортстанның гаризасын караячак.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Төзелеш сәгате" утырышында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин хәбәр итте. Фонд катнашлыгында шулай ук Стәрлетамак районында «Кедровый» торак комплексын төзеп бетерергә планлаштыралар.
Шулай ук, утырышта Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәшировка Уфадагы Шота Руставели урамындагы 5нче йорт белән янәшәдәге ихатада биек йорт төзү ситуациясен ачыкларга кушты.
- Миңа ихата уртасында күпкатлы йорт төзү тарихы бик ошамый. Бу мәсьәләне ачыкларга, йорт төзелеше һәм аның күрше биналарга йогынтысы турында объектив картинаны алырга кирәк. Тик шул ук вакытта халык төзелеш планнарын бозуны булдырырга кирәкми. Барысы да объектив булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.