+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 сентябрь 2020, 13:35

"Росагролизинг" белән хезмәттәшлек ныгый

Бүген, 8 сентябрьдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Росагролизинг» җәмгыятенең генеральный директоры Павел Косов белән очрашты.

Бүген, 8 сентябрьдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Росагролизинг» җәмгыятенең генеральный директоры Павел Косов белән очрашты.

Очрашуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен техник модернизацияләү, җиһазларга сервис хезмәте күрсәтү буенча дилер үзәкләре челтәрен булдыру башлангычлары, шулай ук, республикада заманча сөт фермалары төзүне проектлы финанслау турында фикер алыштылар. Очрашуда Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров һәм вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.

- Республика «Росагролизинг» белән актив эшли. Сез кызыклы хезмәттәшлек шартлары тәкъдим итәсез. Шуның аркасында безнең хуҗалыклар матди базаны җитди ныгытты. Без алга таба да сатып алына торган техника санын арттырырга планлаштырабыз. Лизинг механизмнары үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Павел Косов хәбәр иткәнчә, үткән ел белән чагыштырганда, Башкортстан лизинг сатып алулары күләме буенча Русия төбәкләре арасында 39нчы урыннан икенчегә күтәрелгән.

– «Росагролизинг» системасы аша узган техника күләме безнең уртак эшебезнең бик яхшы нәтиҗә бирүен күрсәтә. Быел без төбәккә 2 миллиард сумнан артык техника керттек. Ел ахырына бу күрсәткеч 3 миллиард сумга кадәр артыр дип көтәбез, – диде Павел Косов.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас