Бүген, 9 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле сәфәр белән Баймак районында.
Баймак районының Күсәй авылыннан алып Әбҗәлил районының Хәлил авылына кадәр автомобиль юлының 12 чакрым озынлыгындагы участогы Сибай - Кусәй - Хәлил автомобиль юлының бер өлеше булып тора (бу трассаның гомум озынлыгы 45 чакрымнан артык).
Аралашу вакытында Кусәй авылы халкы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан ике авылны тоташтыручы яхшы автомобиль юлын төзүне сорады. Гамәлдә булган юлдан йөрү авыр, аварияләр еш очрый. Вакташ җәелгән юлның якынча бәясе - 120 миллион сум, асфальт-бетон түшәмәлесе 600 миллион сум тәшкил итәчәк. Төбәк Башлыгы киләсе язда эшкә керешү өчен асфальт өслекле автомобиль юлын проектларга кушачагын әйтте.
"Баймак районының Күсәй авылында яшәүчеләр өчен иң зур проблема — Күсәй - Хәлил юлында. Без карар кабул иттек: монда ремонт ясап булмый, яңа юл участогы төзиячәкбез. Быел түгел, чөнки проектлау өчен вакыт кирәк. Әмма 2021 ел ахырына, бюджетны тулыландыру кыенлыкларына карамастан, төзиячәкбез.
Мондый объектлар конкуренциядән тыш. Юл юк - авылда тормыш юк. Башлыкларга яңадан кабатлап әйтәм: урыннарда кешеләр белән аралашыгыз!" — дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы