+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 сентябрь 2020, 11:40

Башкортстан юлларының сыйфаты тикшерелде

9 сентябрьдә Русия юл фәнни-тикшеренү институтының Ырынбур филиалы аудитчылары «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлана торган Благовещен - Павловка юлы участогына чыкты.

9 сентябрьдә Русия юл фәнни-тикшеренү институтының Ырынбур филиалы аудитчылары «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлана торган Благовещен - Павловка юлы участогына чыкты.

Әлеге участокны ремонтлау заманча технологияләр кулланып башкарыла. Юлның өске катламы асфальт-бетон катнашмаларын күләмле-функциональ проектлау технологиясе буенча урнаштырылган. Инде бүген үк подрядчы оешмалар юл тамгасы төшерү эшенә кереште. Исегезгә төшерәбез, юлның әлеге участогында көзге тамга термопластик кулланып ясалачак.

Сыйфат аудиты юл эшләренең барлык этапларында да үткәрелә, документларны төзүнең дөреслегенә һәм эшләрне оештырганда хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә, шулай ук башлангыч материалларның сыйфатына, игълан ителгән технологияне үтәүгә, төзелеш контролен оештыруга игътибар бирелә.

Экспертлар физик-механик үзенчәлекләрне билгеләү, ныклык чиген ачыклау һәм асфальт составын анализлау өчен үрнәкләр алганнар. Белгечләр белдерүенчә, сайлап алынган үрнәкләрне визуаль-үлчәү барышында асфальт-бетон түшәмәнең өске катламы проект күрсәткечләренә туры килә. Белгечләр шулай ук башлангыч документацияне дә тикшергәннәр. Кисәтүләр булмаган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Читайте нас