+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 сентябрь 2020, 12:40

"СМП-Банк" белән хезмәттәшлек ныгый

10 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "СМП Банк" җәмгыяте идарәсе рәисе Александр Левковский төбәк Хөкүмәте белән финанс оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

10 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "СМП Банк" җәмгыяте идарәсе рәисе Александр Левковский төбәк Хөкүмәте белән финанс оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ Башкортстанда уңай инвестицион мохит формалаштыруны тәэмин итә торган өстенлекле милли, федераль, тармак һәм төбәк проектларын тормышка ашыру, республиканың көндәшлеккә сәләтен һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, төбәк халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча хезмәттәшлекне күз уңында тота.

Аерым алганда, яклар заманча банк технологияләрен гамәлгә кертүне һәм Башкортстан территориясендә банк инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә, сәнәгать комплексын инновацион үстерү, предприятиеләрне техник яктан яңадан җиһазландыру һәм модернизацияләү буенча уртак инвестицион программаларны гамәлгә ашыруда катнашырга планлаштыралар. Шулай ук планда - муниципалитетларны, юридик һәм физик берәмлекләрне кыска һәм озайлы кредитлау системасын үстерү.

Радий Хәбиров "СМП-Банк" белән уртак эш уңышлы һәм үзара файдалы булыр, дигән ышаныч белдерде.

– Бездә банкның иң эре бүлекчәләреннән берсе эшли. Без бу күпьеллык хезмәттәшлекне югары бәялибез. Республика үзенә максат куйды - инвестицияләр җәлеп итү, тулаем икътисадны үстерү өлкәсендә шактый актив эшләү. Бездә яхшы нәтиҗәләр бар инде. Әйтик, коронавирус пандемиясенә һәм аңа бәйле авырлыкларга карамастан, 2020 елның беренче яртысында Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 9 процентка арткан. Бездә шактый киң инструментарий бар: алгарышлы үсештәге биш территория, «Алга» махсус икътисади зонасы эшли, ул безнең уртак эшебез өчен кызыксыну уята ала, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас