+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 сентябрь 2020, 13:20

"Башавтотранс"ка янә 50 автобус кайтарылды

«Башавтотранс» җәмгыятенең автобус паркын яңарту дәвам итә.

«Башавтотранс» җәмгыятенең автобус паркын яңарту дәвам итә.

Узган елда предприятиегә 478 берәмлек яңа транспорт чарасы тапшырылган иде. Бүген Уфада "Vector NEXT" маркалы 50 яңа автобус ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Шулай итеп, быел гына да «Башавтотранс» автобуслар паркы шәһәр һәм шәһәрара дәрәҗәдәге 245 берәмлек автобус белән тулыланды.

50 берәмлек яңа автобуслар партиясе Уфа шәһәренә хезмәт күрсәтүче иң кирәкле маршрутларга бүленәчәк. Бу маршрутлар буенча хәрәкәт интервалын киметергә һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тантана кысаларында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин «Башавтотранс» хезмәткәрләренә Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Намуслы һәм мактауга лаеклы хезмәте, эштәге уңышлары, югары һөнәри осталык өчен УАТП-1 шоферлары Спартак Нухов һәм Анна Яровенко, УАТП-3 шоферлары Рәдиф Абкаиров, Раушан Гәрәев, Мөнир Җиһангиров Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән предприятие шоферлары Максим Герасимов, Александр Кобылин, Булат Нухов, Рамил Усманов, Мансур Шакиров бүләкләнделәр.

Фото: Олег Яровиков.


Читайте нас