+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 сентябрь 2020, 12:25

Джинсы киемнәрне Күмертауда тегәчәкләр

11 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде, анда, аерым алганда, Кумертаудагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә кием тегүне оештыру проектын хупладылар.

11 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде, анда, аерым алганда, Кумертаудагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә кием тегүне оештыру проектын хупладылар.

«Баш-Деним» җәмгыяте директоры Алексей Лисный сөйләвенчә, Ligas бренды астында балалар һәм олылар өчен джинсы киемнәр тегү компаниясе 18 ел дәвамында Краснодарда эшләгән. Әмма җитештерү үсеше белән бергә, ТОСЭР резидентлары өчен преференцияләрне исәпкә алып, инвестор узган ел куәтләрне Башкортстанга күчерергә карар кылган.

30 миллион сумлык проект берничә этапны күздә тота. Аны гамәлгә ашыруның гомум вакыты - 2 ел. Җиһазларны инде яңа мәйданчыкка күчергәннәр, монтажга әзерлек бара. Продукциягә федераль сәүдә челтәрләренең гипермаркетларында ихтыяҗ бар. Материаллар сатып алу өчен предприятиегә ташламалы кредит җәлеп итү таләп ителә.

Алексей Лисный сүзләренә караганда, беренче этапта 30 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла, киләчәктә белгечләр штаты артачак.

– Без урындагы халыкны җәлеп итәчәкбез һәм укытачакбыз. Моның өчен мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлекне җайга салдык, - диде ул.

Радий Хәбиров Хөкүмәткә бер атна дәвамында ташламалы финанслау мәсьәләсен эшкәртергә кушты.

- Предприятиене эшкә кушу юлын табыгыз. Әгәр эшкуарлар республикада үз җитештерүен булдырырга карар иткән икән, без бу башлангычны хупларга тиеш, – диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас