12 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Первомайский" мәдәният һәм ял паркын капиталь ремонтлау һәм комплекслы төзекләндерү барышы белән танышты.
Төзүчеләр юл һәм тротуарлар өчен нигезләр урнаштыруны төгәлләгән, брусчатка җәюгә күчкәннәр. Алар яктырту һәм видеокүзәтү системалары өчен кабельләр сала, су тәэминаты һәм канализациянең тышкы челтәрләрен монтажлыйлар. Эшнең зур этабы - паркның үзендә урнашкан буаны тирәнәйтү һәм чистарту - артта калган.
Подрядчы оешма вәкилләре сүзләренә караганда, парк агымдагы елның октябрендә тулысынча әзер булачак. Биредә инде балалар спорт комплексы эшли, этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык барлыкка килгән. Ремонт дәвам итүгә карамастан, паркта һәрвакыт кешеләр күп.
Радий Хәбиров паркка килүчеләр белән аралашты. Халык сүзләренә караганда, бу иҗтимагый киңлекнең үзгәрүен алар күптән көткән һәм хәзер Уфаның төньяк өлешендә ял итү өчен тагын бер яхшы урын барлыкка килүеннән канәгать.
Төбәк Башлыгы яңартылган паркны 11 октябрьгә - Республика көненә тантаналы ачуга әзерләргә кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы