+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 сентябрь 2020, 11:10

"Безнең бензин иң яхшысы булачак..."

Бүген Уфада Русия Нефть, газ, химия форумы үз эшен башлады. Эшлекле программа кысаларында 4 көн дәвамында ЭКСПО ВДНХ мәйданында Русиянең 14 шәһәреннән 180нән артык спикер катнашлыгында тармакның 20 чарасы узачак. Форум кысаларында, шулай ук, 28нче махсус «Газ. Нефть. Технологияләр» күргәзмәсе ачылды. Бу ел күргәзмәсендә илнең 31 төбәгеннән 180 компания катнашачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күргәзмәне ачу тантанасында нефть, газ, химия тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

- Алар безнең икътисад үсешен тәэмин итте, безнең йортларга җылылык һәм энергия бирде. Хәзер без республика икътисадын тергезүнең һәм күтәрүнең яхшы этабында торабыз. Нефть-газ форумында яңа җитештерүләрне эшләтеп җибәрү традициясе бар.

Бүген "Газпром нефтехим Салават"та водород җитештерү корылмасын эшләтеп җибәрү булачак. Шуннан соң мин рәсми рәвештә безнең бензинның илдә иң яхшысы булачагын әйтә алам, ул экологик яктан иң яхшысы булачак, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Читайте нас