15 сентябрьдә Уфада күләмле чара - Русия нефть-газ химиясе форумы ачылды.
Күргәзмәдә Русиянең 30дан артык төбәгеннән 200 тирәсе компания катнаша. Алар арасында - Башкортстанның ягулык-энергетика комплексының алдынгы предприятиеләре: «Башнефть», «Транснефть-Урал», «Газпром трансгаз Уфа», «Газпром нефтехим Салават», «ОЗНА» һәм башкалар.
Анда Благовещен һәм Күмертау алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре үз инвестицион проектларын тәкъдим итә. COVID-19 профилактикасы өчен индивидуаль саклану чараларын җитештерүчеләр аерым тематик экспозиция әзерләгән.
Русия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль ассызыклаганча, 28 ел эчендә "Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсе Русиянең бөтен ягулык-энергетика комплексы өчен иң мөһим, фәһемле һәм абруйлы вакыйга булды.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан